Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Аны игелекле булганы өчен яратканнар

“Мәрхәмәтле тылсымчылар коллективы” – Елена Свешникова җитәкчелегендәге 152нче үзәк район даруханәсе хезмәткәрләрен Тәтештә шулай дип йөрткәннәр.

(Тәтеш, 14 март, «Тәтеш таңнары»). 

Елена Ивановна Свешникова 1940 елда Тәтеш шәһәрендә туган. 1963 елда “фармацевт” белгечлеге буенча Пермьдәге фармацевт институтын тәмамлаган. Лениногорскида эшләгән, аннары Тәтешкә күченгән. Химик-аналитик, рецептор-контролер вазифаларында хезмәт куйган. Даруханә мөдире урынбасары булып җиде ел эшләгән. Елена Ивановна 1980 елда үзәк район даруханәсенә мөдир итеп билгеләнгән. 

– Елена ­Ивановна җи­тәкче булып 19 ел эш­лә­­де. Тәтеш районын­да аптека эшләрен үсте­рүгә зур өлеш кертте. Чирләрне профилактикалау мәсьәләләре буенча, төрле даруларның кеше организмына тәэсирен аңлатып район “Авангард” гәҗите битләрендә даими рәвештә әңгәмәләр алып барды, – дип искә төшерә сәламәтлек сак­лау ветераны Александр Дубровский. – Эчкерсез, киң күңелле кеше буларак, тәтешлеләргә бушлай киңәшләрен биреп торды. Лаеклы ялга чыккач, тәүлек әйләнәсе элемтәдә булды, шуңа да кайчакларда аңа шактый вакыт шалтыратып эләгеп булмый торган иде. 
Лаеклы ялда вакытта Елена Ивановна озак еллар Тәтештәге Троицк чиркәве казначие булган.

Ул Тәтеш районы җитәкчелегенең грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Берничә тапкыр Тәтеш шәһәре Советы депутаты итеп сайланган, хезмәт ветераны. Елена Свешникова 2013 елда ­вафат булган.


Наталья Константинова, хезмәттәше: 
– Даруханәдә болай да дустанә мөнәсәбәт иде, Свешникова вакытында аеруча да җылылык хөкем сөрде. Бу дуслык хисләре зур хөрмәткә ия. Ул безнең туйда да булды. Укырга бик яратты. Елена Ивановнаның халык медицинасында дару үләннәре һәм аларны куллану турындагы китабы бар иде. Пенсиягә чыккач ул дару үләннәре җыю белән шөгыльләнә башлады. Аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, чөнки аның белеменә һәм тәҗрибәсенә ышаналар иде. Әле тагын ул ризыкларны тәмле итеп пешерә иде. 

Фәния Гафарова, Тәтеш үзәк район хастаханәсенең элекке баш шәфкать туташы
– Елена Ивановна гаҗәеп җаваплы, үз эшенә гаять тугры, уртак эшне чын күңелдән башкаручы кеше иде. Ул чакта даруханә зур, заллары гаять иркен, штатта хезмәткәрләр күп булды. Коллектив бердәм, эшкә без бәйрәмгә баргандай ашкынып йөрдек. Эшебез җаваплы, киеренке булуга карамастан, хезмәткәрләрнең барысы да алыштыргысыз ягымлы, илтифатлы иделәр. Алар зур күләмдәге эш башкардылар, хастаханәнең һәрбер бүлегенә без йөзгә кадәрле стериль флаконнар, порошоклар, мазьлар, үлән төнәтмәләре алдык. Югыйсә аптека үзенең дару­ханә идарәсенә караса да, без аны үзебезнеке – хастаханәнеке итеп санадык. Елена Ивановна итәгатьле булды, мин аның тавыш күтәреп кычкырганын беркайчан да ишетмәдем. Ул һәркемгә ярдәм итәргә әзер иде. Мәрхәмәтле булганы өчен аны барысы да яратты һәм хөрмәт итте.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев