Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Аның сүзе зур әһәмияткә ия булган

Мария ­Кузнецова авыл хуҗалыгы ­произ­вод­ство­сының алгарышына һәм ­тө­зекләнүенә ышанган.

(Тәтеш, 28 август, "Тәтеш таннары").


Мария ­Павловна 1912 елда туган, алар гаи­ләсе Казанга Доннан күченеп кайткан. Әти­се хәрби кеше булган. Мария мәктәпне тәмам­лаганнан соң, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән. Язмыш аны булачак тормыш иптәше, балалар йортында тәрбияләнеп үскән Гомәр Әхмәтов белән ­очраштырган.

Яшь белгечләрдән торган гаилә Алабуга­да, Зөядә, Казанда авыл хуҗалыгы мәк­тәп­лә­рендә эшләгән. Мария Кузнецова агротехника, агрохимия, үсемлекче­лек укытучысы булып хезмәт куйган. 

Гомәр Әхмәдулла улы башта авыл хуҗалыгы техникумында уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булган, аннары ул уку йортына җитәкчелек иткән. Мария Павловна биредә “Авыл хуҗалыгын оештыру” фәнен укыткан. Ул, пенсиягә чыкканчы, 11 ел, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын ­башкарган.
Педагоглар гаиләсе өч бала тәрбияләп үстергән.
Мария Кузнецова 2000 ел­да вафат була.

Людмила Маямсина: 
– Балачакта әни белән техникум тулай торагына ияреп баруымны хәтерлим. Ул студентлары өчен – уку барышында да, дәрестән тыш вакытта да үзен җаваплы дип санады. Барысы да укысын, белем алсын дип борчылды, һәркайсы өчен чын күңелдән тырышты. Илгә авыл хуҗалыгы кадрлары кирәк дип әйтә иде ул, авыл хуҗалыгы производствосының алгарышына һәм төзекләнүенә ышанды. Партиядә торды, шәхси вакыты белән исәпләшмичә, җаваплы кеше буларак, тәүлекнең күп вакытын эштә уздырды. Апам һәм абыем Казанда институтта укыдылар, ә әнине мин бары тик кич белән генә күрә идем. Кайчакларда ул мине техникумдагы бәйрәм чараларына алып барды, кызык һәм күңелле була иде. Әти-әнием үрнәгендә мин дә педагог булдым, Тәтештәге педагогия училищесында 39 ел эшләдем, шуның яртысын – директорның уку эшләре буенча урынбасары булып, менә шул чакта мин  әниемнең ничек эшләвен аңладым, сугыштан соңгы еллар, авыр вакытлар булган...

Әсхәт Гасимов: 
– Мария Павловна техникумда безгә аналитик химия фәнен укытты. Ул таләпчән укытучы иде, шул ук вакытта беркайчан да тавыш күтәрмәде, безгә ныклы белем бирде. Студентлар аны игътибар белән тыңладылар, педагог һәм кеше буларак хөрмәт иттеләр.

Надежда Зубрилина: 
– Мария Павловна күңеле чиста, олы ихтирамга лаек кеше. Андыйлар сирәк очрый. Техникумда мин укыту бүлеге – секретаре, ул  завуч булып эшләде. Мария Павловна үзенең гыйлемлелеге, укымышлы булуы, теләсә нинди вәзгыятькә төзәтмәләр кертә белүе белән сокландырды. Шулай булса да ул беркайчан да үзен башкалардан өстен тотмады, теләсә кем белән гади итеп аралашты. Әле тагын аңарда тормыш зирәклеге бар иде, ул төпле киңәшләр бирде. Мария Павловнага һәрчак сокланып карый идек – ул чибәр, зәвыклы итеп киенгән, сылу, кыс­касы, үрнәк алырлык дәрәҗәдә булды. Зифа буйлы казачканы, чегән биюен бик оста итеп башкарганын күрүчеләр, аны беркайчан да онытмаячак... Шундый соклангыч хатын-кыз, хезмәттәш һәм дус белән очраштырганы өчен мин язмышыма рәхмәтле. 

Александра Прохорова: 
– Мария Павловна белән эшләү елларын искә төшереп, шуны әйтә алам: ул үз эшенең остасы, аның барысы да төгәл куелган, вак-төяккә кадәр уйланылган иде. Директорның укыту эшләре буенча урынбасары – җаваплы вазифа, укыту-тәрбия барышын, мәгариф учреждениесендә мәгълүмати-агарту эшен оештырырга, педагогия коллективы белән методик җитәкчелек итәргә һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә кирәк. Мария Павловна боларның барысын да бик шәп башкарып чыкты. Ул игелекле, итагатьле, ярдәмчел булды. Студентлар аны хөрмәт иттеләр, ул һәрвакыт аларның мәнфәгатьләрен яклады, ә коллективта нинди генә мәсьәлә килеп чыкмасын, Мария Павловнаның сүзе олы әһәмияткә ия иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев