Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Бакырчы урта мәктәбенен балалар гаиләләрендә нинди  ризыклар әзерләнүен әйтте

Милли аш-су – теләсә кайсы халыкның мәдәниятендә аерылгысыз өлеш булып тора

(Тәтеш, 18 март, «Тәтеш таңнары»). Бакырчы урта мәктәбендә төрле милләт балалары укый. Аларның гаиләләрендә нинди ризыклар әзерләнүен беләсебез килде. 

Педагог Рәзидә Шәмсетдинова 5нче сыйныфларда әлеге темага сораштыру үткәрде. 

Назлыгөл Яковлева
–     Минем әнием – татар, әтием – милләте буенча чуаш. Әнием Чулпан һәм әбием Валя ­безне тәмле ашлар, пироглар пешереп сыйлыйлар. Әбием Валя ясаган угызны мин аеруча да яратам. Угыз – туклыклы матдәләргә бай сөтле сыекча. Ул яңа гына бозаулаган сыерларда була. Телеңне ­йотарга мөмкин!

Гайшә Габдрахманова:
– Әнием Тәнзилә ясаган токмачларны бигрәк тә яратам. Без мәктәптән кайтуга өстәлдә әнинең һәрчак тәмле ашы әзер була. Токмачны ул үзе кисә. Аның ничек кискәнен карап торганым бар. Нәзек һәм тигез итеп кисәр өчен, бик зур осталык кирәк!

Гүзәлия Рәшитова:
– Без әни пешергән бик тәмле өчпочмакларны гаиләбез белән яратабыз. Өйдә өчпочмак исе аңкып торганда шундый күңелле!

Алинә Фәйзуллина:
– Безнең гаиләдә барысы да кыстыбый ярата. Мин аны салкын сөт белән ашарга яратам. Дөньяда иң тәмле кыстыбыйны минем әни пешерә!

Максим Сидоров:
– Чуаш кешеләре дә кыстыбый пешерә, бездә аны юсман дип атыйлар. Әбием Татьяна безне әлеге ­ризык белән бик еш сыйлый. Ул бик тәмле була!  

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X