Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Бик оста педагог булган

Ул 1930 елның 28 сен­тябрендә ТАССРның Тәтеш (хәзерге Буа) районы Рус Киштәге авылында крестьян гаиләсендә туа.

(Тәтеш, 23 июнь, "Тәтеш таннары"). СССРның халык мәгарифе отличнигы,
хезмәт ветераны Михаил Никишин Тәтеш шәһәренең 2нче урта мәктәбендә 
укыту эшләре буенча 25 елдан артык директор урынбасары булып эшләгән.

Ул 1930 елның 28 сен­тябрендә ТАССРның Тәтеш (хәзерге Буа) районы Рус Киштәге авылында крестьян гаиләсендә туа.

1946 елда авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Тәтеш педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң туган мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Аннан педагогия институтының география бүлегендә укый. Дип­лом алгач, Югары Ослан районы мәктәбендә эшли.
1957 елның августыннан алып 13 ел дәвамында Тәтеш ­роносы аппаратында инспектор һәм мөдир булып эшли, ә 1968 елдан 1971 елга кадәр – Тәтеш сигезьеллык мәктәбе мөдире.
1971 елның февралендә яңа 2нче урта мәктәп ачыла, һәм Михаил Гавриловичны уку йортына укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп күчерәләр. Бу вазифада ул өзлексез 26 ел хезмәт куя, аларның 25е – Тәтеш ­пед­училищесында дәүләт квалификация комиссиясе рәисе. Шәһәрнең 2нче мәктәбендә Михаил Гаврилович ярдәме белән тату һәм хезмәт сөючән коллектив ­формалаша.
– Балалар яңа укытучыларга күнекмәгән һәм киресенчә. Бердәм зур гаилә булдыру, дуслаштыру, берләштерү өчен күпме хезмәт, түземлек кирәк иде, – дип искә төшергән ул.
Оста оештыручы буларак, һәрвакыт компетентлык, профессиональлек һәм үз өстенә алган эш өчен җаваплылык күрсәткән. Михаил Гаврилович белемле, оста педагог булган. Аның күзәтүләре, мәктәп тормышы һәм туган як турындагы шигырьләре “Авангард” битләрендә еш ­бастырылган.
Хатыны Александра Ивановна белән, ул шулай ук педагог, өч бала тәрбияләп үстергән.
Михаил Никишин 2013 елда вафат булган.
Тамара Клокова, кызы:
– Әти минем өчен иң яхшы, иң акыллы кеше иде, ул балаларны бик яратты һәм теләсә кайсы эштә бик җаваплы иде. Башка шундый кешене белмим. Аның калла һәм лилияләре әлегә кадәр чәчәк ата.
Галина Кондакова, Тәтеш­тәге 2нче мәктәп укытучысы:
– Михаил Гаврилович канатлы сүзләрне,гыйбарәләрне күп белә иде. Аның язган шигырьләре тормышчан  иде. Ул аларны калын гомуми дәфтәргә язды һәм даталарын куеп барды. Һәрвакыт безнең мәктәп укытучыларына ярдәм итте. Мин, яшь педагог буларак, мәктәпкә эшкә килгәч, 9-10нчы сыйныфларга бару бераз куркыта иде. Ул шул вакыт: “Кыю рәвештә бар һәм барсы да яхшы булыр”, – диде. Тикшерүләр килгәндә без бик борчыла идек: “Комиссия килә дә китә, ә без калабыз”, – дия иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев