Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Гади колхозчыдан җитәкчегә кадәрге юлны узган

Михаил Евсеев КПССның Тәтеш райкомының икенче ­секретаре ­булып унбиш елдан күбрәк эшләгән.

(Тәтеш, 18 август, "Тәтеш таннары").Ул 1929 елның 7 июлендә ТАССРның Тәтеш кантоны Никольски Кырлангысы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, “Ленинский путь” колхозында гади колхозчы, аннары шул ук колхозда бригадир булып эшләгән. 1945 елда Владимир өлкәсенә киткән, анда “Рассвет” колхозының терлекчелек мөдире булып эшләгән. Авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлагач, Суздаль районында авыл хуҗалыгы бүлеге зоотехнигы булып эшләгән.
Михаил Кондратьевич биш ел дәва­мында Тын океан флотында хәрби хезмәт узган, аннары Тәтеш районына кайткан. КПСС райкомы инструкторы булып хезмәт куйган.
1964 елда аны Тәтешнең җиләк-җимеш питомнигы совхозы җитәк­чесе итеп билгеләнгәннәр. Аның җитәкчелегендә питомник бакчасы (яки “Садовод” совхозында алма бакчасы) утыртылган. Мичурин җиләк-җимеш-яшелчә үстерү институтын тәмамлаган.
1967 елдан КПСС Тәтеш райко­мы­ның икенче секретаре булып эшләгән, районның авыл хуҗалыгы тармагы өчен җаваплы булган.
Михаил Кондратьевич хезмәт юлын ТАССРның Питрәч районы “Шигали” ­совхозы директоры буларак  төгәлләгән.
Якыннары әйтүенчә, ул эштә шактый кырыс, әмма көнкүрештә, ­туганнар арасында, бик йомшак һәм игелек­ле булган.
“Мактау билгесе”, “Тырыш хезмәте өчен”, “Фидакарь хезмәте өчен. 
В. И. Ленин тууына 100 ел тулу уңаеннан” медальләре, күп сандагы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Михаил Евсеев 2008 елда вафат була.

Люция Хөснетдинова, хатыны: 

– Михаил Кондратьевич белән без 24 ел яшәдек, һәм бу бер мизгел кебек үтте. Ул игелекле, ярдәмчел, кунакчыл, җор телле кеше, күп укый, тарихны белә иде. Кызларын, тормышны, табигатьне, кырларны яратты. Язмыштан узмыш юк: ул авырып китте. Җир убылгандай булды. Аңа күпме мәхәббәт, көч, наз бирелде! Мин аңардан нинди дару кабул итәчәген сорагач: “Медицина хезмәткәре агрономнан сорый”, – дия иде. Ул матур тормышта яшәде. Аның белән очраштырган өчен мин язмышыма рәхмәтле.

Олег Евсеев, бертуганының улы: 

– Михаил Кондратьевич яхшы бакчачы иде. Аның буш вакыты булмады да диярлек, ул иртәнге 4тән төнге 11гә кадәр эшләде. Безнең сыйныф район колхозларының берсендә чөгендер җыюда хезмәт куйды. Ул яныбызга килгәч чәй эчүебезне күреп, “Балалар өчен сөт юкмыни соң?” дип ­колхоз рәисен ачуланган иде. Бер сәгатьтән соң безгә сөт һәм күмәч алып килделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев