Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Игнатий Урмаевның машинасы һәрчак төзек булган

Игнатий Никонорович 1929 елның 8 февралендә Тоншерма авылында туган.

(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тоншерма урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Тамара Фуражкина редакциябезгә үзенең укучылары Александр Нагуськин һәм Дарья Фоминаның авылдашлары Игнатий Урмаев турындагы язмасын җибәрде. 

Игнатий Никонорович 1929 елның 8 февралендә Тоншерма авылында туган. Күп балалы гаиләдә үскән, аңардан кала тагын өч кыз һәм ике малай булган. Әтисе малайларын резинадан галош һәм аяк киеме ясарга өйрәткән.

Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәр бер атна элек ул башлангыч мәк­тәпләрнең тулы курсын бик яхшы тә­мамлау турындагы таныклык алган һәм колхозда эшли башлаган.

Авыр сугыш елларында ул үгез җигеп яз һәм көз айларында колхоз кырларын сөргән.  Аның әтисеннән өйрәнгән аяк киемнәре ясау осталыгы гаиләгә исән калырга ярдәм иткән. Колхоз җитәкчеләре аңа итекләр ясау үтенече белән мөрә­җәгать ит­кәннәр. Игнатий бу хезмәте өчен азык-төлек җыелмасы алган.
Сугыштан соң колхозда эшләгән, 1949 елның 29 июлендә аны армиягә алганнар. Шоферлыкка укыган. Хезмәт итеп кайтканнан соң, Буада һөнәре буенча эшләгән. Гаилә корган – үз авылларындагы Фекла исемле кызга өйләнгән.

Игнатий Никонорович 1965 елда Тоншермага кайткан һәм “Путь Ильича” колхозында эшли башлаган. Ул 40 ел шофер булып хезмәт куйган. Өендә сирәк булган: йә чәчүдә, йә игенне урып-җыюда, йә эш белән ерак юлларга киткән. Колхоз җитәкчелеге аңа ышанган: Игнатий Никоноровичка йөкләнгән икән, димәк, ул аны эшләячәк. Машинасы һәрчак төзек булган, рейстан кайткач ул аны тагын бер кат тикшереп чыккан. 

Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнгән.
Игнатий Урмаев 2011 елның 23 июнендә вафат булган.
 

Василий Фуражкин, “Путь Ильича” колхозы агрономы: 

– Мин аны ышанычлы кеше дип санадым. Эшенә ул намуслы карады. Аның белән командировкаларга еш йөрдем. Игнатий Никонорович
юлга һәрчак күп итеп ризыклар ала иде. 
Кышын аның утыргычы астында киез итекләр була иде. “Үземә түгел, бәлки берәрсенә кирәге чыгып куяр”, – дип әйтә иде ул. Башкаларның бәла-казасына игътибар күрсәткән кешеләрне хөрмәт итте, үзе дә булышудан беркайчан да баш тартмады. Алар хатыны белән бергә авыр чакларда безнең гаиләгә дә берничә тапкыр ярдәм кулы суздылар. Хатыным белән без алар тарафыннан җылы, ихтирамлы мөнәсәбәтне тойдык. Аларга караганда күпкә яшь булсак та, безнең белән киңәшләшкән вакытлары да булды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев