Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Икмәкне хөрмәт итәргә өйрәткән

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Николай Бобровны туганнары ­иген­челәр нәселеннән дип саный.


(Тәтеш, 11 август, "Тәтеш таннары"). 

Николай Бобров 1936 елның 30 ноябрендә Мари АССРның Моркин районы Иске завод авылында туа. Ул авыл хезмәтчәннәре Василий Яковлевич һәм Анастасия Кирилловна гаиләсендә беренче бала була. 1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләрен фронтка алалар, һәм биш яшьлек малай булдыра алганча әнисенә булыша. 

Хәрби комиссариат линиясе буенча Николай СПТУны тәмамлаган, тракторчы-машинист белгечлеге алган һәм 18 яшендә Ерак Көнчыгышка Кораллы көчләр сафларына алына. Хезмәт иткәннән соң Дөбъяз районы Ислейтар урман хуҗалыгында эшли. Шунда аның тормышының яңа этабы  башлана да: ул үзенең тормыш иптәше Людмила Анатольевна белән таныша, соңрак кызлары һәм уллары туа. Хатынының туган ягына кайткач, Николай Василь­евич әлеге матур шәһәрчеккә гашыйк була... Һәм яшьләр Тәтешкә күченеп китәргә карар итәләр.

1961 елда Николай Бобров Тәтеш икмәк кабул итү пунктына механик ярдәмчесе булып урнаша. Белгеч яңалыкка, үсеш алырга омтыла, күзәтә һәм компетентлы җитәкче Евгений Храмовтан бәяләп бетергесез тәҗрибә туплый. Озак та үтми Николай Бобров Куйбышев механика-технология техникумын тәмамлый һәм 1970 елда предприятиенең баш инженеры булып эшли башлый. Җаваплылыгы, үҗәтлеге һәм хезмәт сөючәнлеге КПСС райкомы җитәкчелеге тарафыннан билгеләнә, соңрак, 1972 елда, Николай Бобров мебель фабрикасына җитәкчелек итә, аннары коммуналь предприятиеләр комбинаты һәм шәһәр Советын төзекләндерү начальнигы итеп билгеләнә.

Шулай да 1980 елда язмыш аны янә беренче эш урынына – Тәтеш икмәк кабул итү пунктына китерә, тик бу юлы инде директор вазифасында. Ул анда егерме елга якын эшли. Бу еллар эчендә предприятиедә даими рәвештә матди-техник база яңартыла һәм төзекләндерелә, яңа контора бинасы, тегермән төзелә, предприятиенең куәте арта.
Николай Бобров 2016 елның 23 октябрендә вафат була.
Николай Бобров 1988 елда икмәк продуктлары системасында ирешкән уңышлары өчен 1989 елда “Татархлебопродукт” берләшмәсенең Мактау тактасына кертелә. Николай Бобровка 1996 елда югары профессиональлеге, республиканың агросәнәгать комплексын үстерүдәге казанышлары өчен  “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исем бирелгән. Тәтеш икмәк кабул итү пункты директоры вазифасында 1999 елга кадәр эшләгән.

Татьяна Миронычева, кызы:
– Кырыс, таләпчән, зирәк, җаваплы җитәкче, әти, ә соңыннан дәү әти безне куелган максатларга ирешергә, үз-үзеңә ышанырга, намус белән яшәргә өйрәтте. Үзе дә шулай яшәде һәм моңа балаларын, оныкларын өйрәтте.
Без әтине игенчеләр нәселеннән дип беләбез, чөнки әтинең әтисе Василий Яковлевич сугыштан соңгы елларда колхоз рәисе буларак авылга комбайн алып кайтты. Аңарда пенсиягә чыкканчы эшләде.

Ирина Смолина:
– Николай Васильевич белән 15 елга якын эшләдем, лаборатория мөдире булдым. Безнең өчен ул абруйлы җитәкче иде, күп вакытын эштә уздырды. Урып-җыю вакытында ул тәүлек әйләнәсе хезмәт куя кебек иде, производство өчен җан атып йөрде. Ул кырыс та, аңлаучан кеше дә иде, ә безгә, лабораториядә эшләүче сигез хатын-кызга, “кызлар” дип эндәште.

Марина Костягина:
– Николай Васильевич мине иң мөһим нәрсәгә – икмәкне хөрмәт итәргә өйрәтте. Урып-җыю вакытында аның дулкынлануы безгә дә күчә иде, шуңа күрә барыбыз да куелган бурычны җиренә җиткереп эшләргә тырыштык. Баш хисапчы булганлыктан шунысын әйтә алам, предприятие табышлы эшләде, планнар үтәлде. Җитәкче хезмәткәрләр турында кайгыртты, алар өчен торак төзелде. Николай Васильевич эштә уңай мохит булдыра алды, ул тыныч һәм үз-үзенә ышанган кеше иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X