Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Иске Тәтеш: Сәүдәгәр Калсанов утары

    Сәүдәгәр Петр Калсановның кайчандыр Свердлов урамы 55, 57, 59нчы санлы биналары булган.

    (Тәтеш,30 июль, "Тәтеш таннары").

    Сәүдәгәр Петр Калсановның кайчандыр Свердлов урамы 55, 57, 59нчы санлы биналары булган. Утар комплексы 1878-1900 елларда барлыкка килгән. 1878 елда – ашлык киптергеч һәм мунча, 1887 елда – амбар, ашлык киптергеч, 1900 елда тегермән һәм ярма бүлеп бирү бинасы төзелә.

    П. И. Калсанов утарының хуҗасы – 1нче гильдия сәүдәгәре, эре икмәк сатучы, Иделдә үз пароходлары һәм икмәк пристаньнары булган, Казан, Рыбинск, Санкт-Петербург шәһәрләренә югары сортлы он җибәргән. Утарның төп торак йорты – чатта урнашкан ике катлы бина. Бүген анда “Авангард” газетасы редакциясе һәм Тәтеш районы башкарма комитетының архив бүлеге урнашкан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: