Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Хөрмәтле укытучы, җәмәгать эшлеклесе булган

Шәһәрле Дания ­Садыйкова чирәм җирдә урып-җыюда катнашкан.

(Тәтеш, 25 август, "Тәтеш таннары").
Дания Абдулла кызы 1938 елның 7 августында Тәтеш шәһәрендә Гөлсем һәм Абдулла Хәсәновлар гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Дания Тәтеш авыл хуҗа­лыгы техникумына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлый, агроном белгечлеген ала.

Ул комсомол юлламасы буенча, авыл хуҗалыгы техникумыннан 52 кешедән торган отряд составында 1958 ел уңышын җыяр өчен Павлодар өлкәсенә чирәм җирләргә җибәрелә.

Хезмәт юлын Тәтеш районының Роза Люксембург исемендәге колхозда агроном булып башлап җибәрә. Аннары ВЛКСМның Тәтеш райкомының икенче секретаре булып эшли, анда актив эш алып бара, җитәкчелектә дә, хезмәттәшләре арасында да хөрмәт казана.
Дания Садыйкова 1964 елдан 1993 елга кадәрге хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укытучы булып эшли. 1966 елда Казан авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала, ә 1970 елда Мәскәүнең Ленин орденлы һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы К. А. Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясенең педагогия ­факультетын тәмамлый. 

Хезмәттәшләре уртаклашканча, педагог төпле белгеч булган, үз фәнен яраткан, студентларга тирән белем биргән, аларда җиргә һәм бөтен тереклеккә мәхәббәт тәрбияләгән. Дания Садыйкова югары һөнәри осталыгы, күпьеллык намуслы хезмәте өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелгән.
Ире Исхак Зиннур улы белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр.
Дания Садыйкова 1995 елның апрелендә вафат була.

Рәмзия Нәфыйкова, апасы: 
– Безнең күп балалы гаиләдә Дания олысы иде. Ул бик максатчан булды, укырга яратты, ләкин шул ук вакытта бик хезмәт сөючән иде, теләсә нинди эшне башкарды. Чирәм җирләрдән акча эшләп кайткач, безнең гаилә йорт төзергә булды. Аннары Алекина Поляна колхозында агроном булып эшләгәндә, үсемлекчелектә хезмәт куючылар кукуруздан бик әйбәт уңыш алдылар. Аны Мәскәүгә ВДНХга җибәрделәр, ул аннан кайткач күргәннәре турындагы тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты. Данияне Казанга югары урынга алырга теләделәр, әмма әти җибәрмәде. Әти  белән әни вафат булгач, олы апа безгә әти дә, әни дә булды. Үземне белә башлаганнан алып, аның һәрвакытта безне кайгыртканын, әмма шул ук вакытта таләпчән һәм кырыс булганлыгын хәтерлим. Безнең хакка барысын да эшләгәне өчен олы апабызга рәхмәт.


Исхак Садыйков, ире: 
– Дания белән 33 ел яшәдек, яраткан һәм кайгыртучан хатын һәм әни иде. Аш-суны искиткеч итеп әзерләде, пөхтәлекне һәм, безне, өч ир-атны да, тәртипкә өйрәтте. Ул кодрәтле иде, эштә дә, өйдә дә барысына да өлгерде.
 

Гөлфия Сәхауова, хезмәттәше: 
– Дания Абдулла кызы бик кодрәтле, эшлекле иде, үз һөнәрен яратты, үз фәнен яхшы белде. Моннан тыш, ул сыйныф җитәкчесе вазифасын да алып барды, үзенең студентлары өчен ул икенче әни булды. Хезмәттәшләре дә, студентлар да Дания Абдулла кызының киңәшләрен тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев