Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Ольга Малкинаны тәтешлеләр зиһенле педагог һәм музей хезмәткәре буларак хәтерли

Ул 1924 елның 25 сен­тябрендә ТАССРның Куйбышев районы Ямкино авылында зур һәм тату гаиләдә туган.

(Тәтеш, 26 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).Хезмәт ветераны Ольга Малкинаны тәтешлеләр зиһенле педагог һәм музей хезмәткәре буларак хәтерли.

Ул 1924 елның 25 сен­тябрендә ТАССРның Куйбышев районы Ямкино авылында зур һәм тату гаиләдә туган. Әнисе – хуҗабикә, әтисе янгын сүндерү бүлеге начальнигы булган.

Ольга Матвеевна башлан­гыч мәктәпне ­ТАССРның Әлки районы Ба­зарлы Матак авылында тә­мамлаган, ә 1935 елда гаилә Тәтешкә күченгән.
Ул 1939 елда Тәтеш педагогия техникумына (педагогия училищесына) укырга кергән. Бөек Ватан сугышы башланганда Ольга Матвеевна икенче курс­та укый торган булган. Сугыш авырлыклары унҗиде яшьлек кызның да җилкәсенә төшкән. Ул, төркемдәшләре белән бергә, Сөендек авылы янында оборона окоплары казыган. Педагог хатирәләре буенча, кырык градуслы зәмһәрир суыклар булган, кешеләр соңгы көчләренә кадәр эшләгәннәр, тәүлегенә 400 грамм икмәк биргән­нәр. Куллары, аяк­лары өше­гән. Катгый тәртип ­бул­ган, кешеләр үзләренә йөк­ләнгән хезмәтнең мөһимлеген аңлаганнар.

Ольга Матвеевна 1942 елда педагогия техникумын тәмамлап, Тәтеш җидееллык мәктәбендә эшли башлаган. Өлкән пионервожатый, башлангыч сыйныфларда хәрби хезмәт укытучысы булган. 1943 елдан тарих фәнен укыта башлаган, ә 1944 елда читтән торып Казан укытучылар институтына тарих факультетына укырга кергән.

“Сугыш тәмамланып килә. Балалар, ач һәм ятим булуларына карамастан, укуларын дәвам иттеләр. Дәфтәрләр, каләмнәр юк. Мәктәптә 30-35 кешелек сыйныфка бер бөтен ипи бирделәр, укытучы аны тигез кисәкләргә бүләргә тиеш иде”, – дип искә алган Ольга Матвеевна. 
Кыенлыкларга карамастан, ул мәктәптә эшләп кенә калмыйча, иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнүен дәвам иткән: авылларда докладлар укып йөргән, Ленинградтан эвакуацияләнгән ­балаларны каршы алган. 

Ольга Матвеевна Дан орде­нының тулы кавалеры, 1946 елда фронттан кайткан Петр Малкинга кияүгә чыккан. Аларның өч балалары туган. 
Ольга Матвеевна ­егерме ел шәһәрдәге җидееллык мәктәптә (аннары сигезьеллыкка әй­лән­гән) эшләгән. 

1971 елда Тәтеш шә­һәренең 2нче урта мәктәбе ачылгач, ул әлеге уку йортында эшли башлаган. Ольга Матвеевна сигез елдан соң лаеклы ялга чыккан. Әмма 1985 елда аны Татарстан Респуб­ликасы Милли музееның Тәтеш филиалына, анда 1995 елга кадәр эшләгән, экспонатларны карарга чакырганнар.
Ольга Малкина 2008 елның 12 сентябрендә вафат булган.


Марина Миряшкина, оныгы:
– Хәтта хәзер дә, вакытлар узса да, миңа ул җитми. Олы яшьтә дә ул яшьләр белән бер дулкында булды. Аның оныкларын кызыксындырган әйберләр, аны да һәрвакытта җәлеп итте. Балачагымда аның “Гераклның унике батырлыгы” әсәрен тыңларга яраттым, ул миңа аларны берничәшәр тапкыр укый иде. Ул бик күп тарихи мәгълүматлар белде. Балачакта мин күп вакытны музейда уздырдым, анда әбием экспонатлар турында сөйләп, килгән кешеләрдән яшеренгән музей фондын күрсәтте. Ә без аның янына кунакка килгәч, ул безне бик тәмле итеп камыр ризыклары пешереп, какао кайнатып сыйлый иде.

Лариса Дианова, укучысы: 
– Ольга Матвеевна Малкина канаты астына без башлангыч сыйныфлардан соң эләктек. Беренче җыелыштан соң әти-әниләребез Ольга  Матвеевнаның бик кырыс булуын һәм безне тәртиптә тотачагын әйтүләре хәтердә калган. Һәм менә беренче очрашу булды: ул кара сарафан һәм ак блузкага кара борчаклар төшкән киемнән (мин хәтта шуны да хәтерлим әле!) класска керде. Әйе, ул кырыс, тыйнак иде, безнең белән танышты һәм безгә яңа фән – тарихны укытачагы турында әйтте. Ольга Матвеевна безне 8нче сыйныфка кадәр укытты – без биш ел буе бер гаилә булып яшәдек, ул беренче очрашканда гына безгә шулай кырыс булып тоелган, чынлыкта бик киң күңелле кеше иде, дус та, әни дә булды, без аның белән төрле мәсьәләләр буенча киңәшләшә алдык. Безнең сыйныф мәктәптә бик тату һәм алдынгы иде, барлык конкурсларда да диярлек беренче урыннарны алдык, һәм Ольга Матвеевна безнең белән горурланды. Мәктәптә “Ягез әле, кызлар!” бәйгесендә безнең команда янә беренче урынны алгач, Ольга Матвеевнаның хезмәттәшләренә: “Мин шикләнмәдем дә, бу минем 8 А” дип әйткәнен хәтерлим әле. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да яраткан укытучыбыз белән дусларча элемтә дәвам итте, без аның янына барып йөрдек, очрашуларга чакырдык һәм һәрвакытта үзебезнең мәктәп елларын искә алдык! Вакытлар узды, без үз гаиләбезне булдырдык һәм янә яраткан укытучыбыз янына ашкындык. Кызым тугач, без аның белән Ольга Матвеевнада кунакта булуны, аның елмайганын һәм менә миңа оныклар да алып килә башладыгыз, дип әйтүен хәтерлим. 
Ольга Матвеевна инде күп еллардан бирле арабызда юк, тик без аны һәрвакытта хәтерлибез, аның киләчәккә ишек ачуын, акыллы, игелекле булуын мәңгегә күңелебездә саклыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев