Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Сәет Габбазов: “Мине коллектив тәрбияләде”

Сәет (Сәетгәрәй) Фәй­зрахман улы 1925 елның 13 сентябрендә Үтәмеш авылында туа.

(Тәтеш, 13 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Игенчелек өлкәсендә яңа технологияләрне куллана башлаучылар арасында якташыбыз Сәет Габбазов та булган. Хезмәт батырлыгы өчен ул лаеклы бүләккә – Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган.

Сәет (Сәетгәрәй) Фәй­зрахман улы 1925 елның 13 сентябрендә Үтәмеш авылында туа. Кечкенәдән авыр крестьян хезмәтен белеп үсә. Аның яшьлеге бөтен ил буенча күмәк колхоз хәрәкәте башланган елларга туры килә. Авыл егете техниканы үзләштереп, аны туган кырларында куллану идеясе белән янып йөри башлый. Ул үзенең хыялын Бөек Ватан сугышы еллары аша да үткәрә. 1943 елның гыйнварында хезмәт итәргә алынып, өенә сугышчан бүләкләре белән 1949 елның августында гына кайта. Фронтовик үзе искә төшергәнчә, ул еш кына үзен туган як кырларында таңнарны трактор рычагы артында каршы алуын күз алдына китергән. Авыл хуҗалыгы белгече булу өчен механизаторлар курсларында укый. Авылда тракторчы һөнәре мактау­лы була, “Алга” колхозында эшләү  дә аңа шатлык китерә: эсседә дә, салкында да бөтен көчен биреп ата-бабалары җирендә эшли.

50нче еллар башында бөртеклеләрнең уңышы гектардан 12-13 центнер тәшкил иткән. Бу елларда бер гектардан 30 һәм аннан да күбрәк центнер уңыш алырга мөмкин­легенә бик азлар гына ышана. “Авыл хуҗалыгы куль­тураларының уң­дырыш­лылыгын арттыру тормышымның гы­на түгел, барлык хез­мәттәшләремнең дә зур максатына әверелде”, – дип искә алган Сәет Фәйзрахман улы. Фән һәм алдынгы техникаларны практикага кертүне ул уңышның нигезе дип санаган. ­Агротехника кагыйдәләрен үтәүгә зур игътибар биргән. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак, IX бишьеллыкның беренче елында Габбазов җитәкләгән бригада гектардан 25 центнер ашлык алган. Алдагы елларда уңыш артып кына барган. “Алга” колхозы коллектив бронза, ә аннары СССР ВДНХсының алтын медаленә лаек булган. 

1972 елның җәе бик эссе килә. Бу ел бригада әгъзалары өчен нык­лыкка чын сынау була. Әмма катлаулы шартларга карамастан, игенчеләр шактый уңыш алалар  – бөртеклеләрнең һәр гектары уртача 33,5 центнер икмәк бирә! Рекордлы җитештерү күрсәткечләре, югары һөнәри осталыгы өчен трактор бригадасы бригадиры Сәет Габбазовка Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” алтын медале тапшырылган.

Бу казанышны Сәет Фәйзрахман улы кеше факторы дип аңлаткан: “Мине коллектив тәр­бияләде, – дигән ул. – Герой исемен бирү – ул авылдашларымның миңа ышанычы. Мин аларның ышанычын акларга тиеш идем, бу хакта мин гомерем  буе хәтерлим”.

Сәет Фәйзрахман улы үзенең иптәшләре: ТАССР­ның атказанган меха­низаторы Сәгыйть Насыйров, тәҗрибәле механизаторлар Назыйм Измайлов, Билал Шәрипов һәм башкалар турында горурланып, җылы итеп сөйләгән, алар соңгы башак суктырылмыйча ял итмәгәннәр, тынычланмаганнар.

“Ирешелгән уңышлар – чик түгел”, – дип санаганнар  игенчеләр. Ел саен барлык көчләрен, тырышлыкларын куеп уңыш өчен көрәшкәннәр һәм туган якларына мәхәббәте, эш сөючәнлекләре ярдәмендә җиңеп чыкканнар.

Сәет Габбазов ­Октябрь Революциясе ордены, күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Ул колхоз, рай­онның иҗтимагый тормышында актив катнаша, КПССның XXV съездына делегат итеп сайлана.
Сәет Фәйзрахман улы 2007 елның мартын­да вафат була. Туган авылы Үтәмеш урам­нарының берсе Герой исемен йөртә.

Резидә Шәмсетдинова, Бакырчы авылы тарихы музее җитәкчесе:
– Без якташыбыз белән горурланабыз. Сәет Фәйзрахман улы безнең хәтеребездә чын хезмәт кешесе, җәмгыятькә файдалы булырга омтылучы эш кешесе буларак мәңге сакланыр. Безнең музейда колхоз тарихына багышланган экспозиция эшли. Ул авылдашларда һәм авыл кунакларында зур кызыксыну уята. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, безнең музейда булганда, экскурсоводның Сәетгәрәй Габбазов тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, Туган илнең хезмәт батырлыгын үстерүгә зур өлеш керткән кешегә соклануларын белдерделәр. Үтәмеш җире менә шундый шәхесләрне тәрбияләгән. Бу, һичшиксез, безнең өчен, үсеп килүче буын өчен гыйбрәтле үрнәк.

Мөслимә Мөхәммәтшина, хезмәт ветераны:
– Сәетгәрәй Фәйзрахмановичны мин бик тырыш, хезмәт сөючән, максатчан кеше буларак истә калдырдым. Ватаныбызның чын хезмәт кешесе һәм ватанпәрвәре. Ул барысын да җиренә җиткереп эшләде, һәрвакыт югары нәтиҗәләргә иреште һәм авыл халкы өчен үрнәк булды. Хәтерлим, әнием эскәмиядә утырганда, юлдан Сәетгәрәй узып китте. “Герой, ә шундый гади”, – диде ул. Ул безнең хәтеребездә нәкъ менә шундый гади кеше буларак истә калды, ул барлык кешеләргә дә хөрмәт белән карады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X