Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Тәтешле Нәгыймә Муллахано­ва мөһим вакыйгаларның шаһиты булган

Ул 1926 елның маенда Актаныш районы Усы авы­лында күп балалы гаи­ләдә туган.

(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”).Тәтешле Нәгыймә Муллахано­ва 2500дән күбрәк никахны, 3500­гә якын сабый тууны теркәгән.

Ул 1926 елның маенда Актаныш районы Усы авы­лында күп балалы гаи­ләдә туган.

Бөек Ватан сугышы елларында уналты яшьлек Нәгыймә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган, аннары кыр корабы штурвалы артына үзе утырган. Аның хатирәләре буенча, кешеләр үз-үзләрен аямыйча, Бөек Җиңү хакына бөтен көчләрен куеп эшләгәннәр. Нәгый­мә Муллаханова шул чактагы элеккеге колхоз рәисе – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең әтисе турында җылы сүзләр белән сөйләгән. “Гадел, таләпчән, кешеләрне һәрвакытта аңлый  иде, – дигән ул.  

Авыл кызы сугыштан соңгы елларда да туган җирендә хезмәт куйган. Белгеч булу өчен ул 1953 елда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга кергән. Студент чагында да эшен ташламаган, андагы өйрәнү хуҗалыгында хезмәт куйган.

Нәгыймә Муллаханованы 1956 елда билгеләнеш буенча Кашка авылының “Кызыл партизан” колхозына агроном итеп җибәргәннәр. 
Гыйлемле белгечкә 1958 елда ТАССРның хез­мәт ияләре депутат­ла­рының Тәтеш районы Советы райпланының икътисадчы вазифасын тәкъдим иткәннәр, ә 1962 елда ул Тәтеш районы Советы башкарма комитетының ЗАГС эшләре башкаручысы булып эшли башлаган. Нәгыймә Муллаханованы бер елдан соң ЗАГС райбюросы мөдире итеп күчергәннәр, бу вазифада ул чирек гасыр эшләгән. Хезмәт ветераны хезмәттәшләренә, аңа кешеләр белән эшлә­ве, аралашу, никахларны теркәү – яшьләрнең бәхетле йөзләрен күрү аеруча да ошый, дип әйтә торган булган.
Нәгыймә Муллаханова 2011 елның 22 ноябрендә вафат булган.

Айрат Вәлиев, улы:  
– Абыем белән без бик үк тыңлаучан түгел идек, әнигә бик күп мәшәкатьләр тудырдык, аның ни дәрәҗәдә яратуын һәм барысын да кичерә алуын бары тик хәзер генә аңлыйм. Ул һәрвакытта безнең хакта кайгыртты, вакытында ашавыбыз, балалар бакчасында яки мәктәптә нәрсәләр эшләвебез, кемнәр белән дус булуыбыз белән кызыксынды. Әни бик тәмле пешерде, аның каклаган казы ничек гаҗәеп була иде. Без әни белән чыршы бәйрәменә – тамаша карарга йөрергә яраттык. Аның абыйга клоун киеме, ә минем өчен куян киеме тегүен, безнең ничек итеп күңел ачуыбызны, ә аның чын күңелдән шатлануын хәтерлим әле. Ә без үсеп буй җиткәч, яхшы укырга, камилләшергә кирәк, дип әйтә иде. Аның үз дигәнендә нык торуы ярдәмендә икебез дә югары белем алдык. Ни аяныч, ана мәхәббәтенең кадерен еллар узгач кына аңлый башлыйсың, тормышта барысы да бар, тик әни юк... Аның турындагы якты хатирәләр минем йөрәгемдә һәрвакытта саклана. 

Әсхәт Гасимов:
– Нәгыймә Муллахановна таләпчән, эшкә бик сәләтле, белемле белгеч, үз эшенең остасы иде. Безнең район зур, аның хезмәте дә күп булды, шулай да ул барысын да вакытында башкарды.

Лариса Дианова: 
– Мин район мәдәният йортында эшләгәндә, аның белән никахларны теркәү тантанасы уздырдым. Нәгыймә Муллахановна шулай ук минем дә никахымны теркәгән иде. Аның белән гел очрашып тордык, бәйрәмнәрдә котладык, әгәр ул нинди дә булса булышлык сораса, ярдәм итәргә тырыштык. Ниндидер көнкүреш мәсьәләләрендә аны тыйнак һәм таләпчән кеше буларак белдем.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев