Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Тәтешле Нина Завьялова тормыштан ямь тапкан

Ул 1940 елның 18 маенда Тә­тештә гаиләдә дүртенче бала булып туган.

(Тәтеш, 30 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтешле Нина Завьялова 40 елдан күбрәк гомерен медицинага багышлаган.

Ул 1940 елның 18 маенда Тә­тештә гаиләдә дүртенче бала булып туган. Аның истәлекләре буенча, алар дус, күңелле яшәгәннәр, еш кына җырлаганнар.  Нина Антоновна гомере буе халык җыр­ларын яраткан. 

Ул җи­дееллык мәктәпне тә­мам­­лаганнан соң, шәфкать туташы курсларына укырга кергән. Аны тәмамлагач, Кушкуй авылына эшкә урнашкан. Ул чакларда кешеләр арасында трахома чире бик киң таралган булган, һәм Нина Антоновна шуны дәвалау белән шөгыльләнгән. Соңыннан медицина хезмәткәре Тәтеш үзәк район хастаханәсенә патронаж шәфкать туташы булып эшләргә күчкән. Аннары Тәтештәге 2нче урта мәктәптә, “Каенкай” һәм “Башаккай” балалар бакчаларында медицина шәфкать туташы булып хезмәт куйган. 
1959 елда беренче мә­хәббәте тәтешле Георгийга кияүгә чыккан, бер елдан аларның кызлары Людмила, берникадәр вакыттан Светлана якты дөньяга туган.
Нина Завьялова 2015 елның 23 ноябрендә вафат булган.


Светлана Дубкова, кызы:
– Әни киң күңелле, ягымлы иде, балаларны яратты. Аның өчен начар кешеләр булмады – барысы да әйбәт иде. Ул беркем белән дә ачуланышмады. Әнинең куллары бик назлы иде. Ул еш җырлады. Без бергәләп эшләгәндә барысы да җыр белән үрелеп барды.
Ул оныкларын чиксез яратты, аның биш оныгы бар. Ул алар белән куалаш уйный, кышын тау­дан чана шуа, китаплар укый, төрлечә шөгыльләнә иде, аларга беркайчан да ямансу булмады.

Светлана Лабутина, оныгы:
– Балачагым “әби” сүзе белән күңелгә кереп калды. Минем иң җылы һәм күңелле хатирәләрем нәкъ тә әбием белән бәй­ле. Бөтен вакытны мин аның белән үткәрдем, без җиләк җыйганда бер­гәләшеп җырладык, уен идеяләремне тормышка ашырдык, минем теләк­ләремә беркайчан да “юк” дип әйткәнен ише­т­мәдем, ул үзенең оныгын һәрчак төрлечә итеп сөендерергә­ тырышты.
Иртәнге ашны әзерлә­гәндә аның күңелле миз­гелләр ясарга яратуын, ризыкны урын-җиргә алып килеп бирүен хәтерлим. Бу вакытта мин үземне чын принцесса яки бик бай графиня итеп тоя идем, шушы матур вакытларны үземнең хәтеремдә сак­лап калырга тырыштым. Аның йортында һәрчак күңеллелек һәм бәхет хөкем сөрде, без бергә булган чакларны мин беркайчан да ­онытмаячакмын.

Розалина Солтанова, хезмәттәше:

– Нина Антоновна бик тә тормышны сөючән кеше иде. Эшендә бик җаваплы булды.  Аны хезмәттәшләре дә, кечкенә пациентлар да, аларның әти-әниләре дә хөрмәт итте. Шундый игелекле һәм тормышны яратучы кешенең якты дөньядан шулай иртә китүе аянычлы...

Вера Горланова, хезмәттәше: 
– Без Нина Антоновна белән 30 ел бергә эшләдек. Балалар кон­сультациясе коллективы бик тату иде, Нина Антоновнаны хөрмәт иттеләр. Ул һәрвакыт ягымлы, нурлы йөзле иде. Бергә бә­рәңге, чөгендер эшкәртергә йөрдек, ул тиз эшли иде, бик тырыш булды. Табиб буларак, ял һәм бәйрәмнәрне белмичә, үз эшенең остасы булды, теләсә нинди һава торышында да табиб билгеләве буенча, кирәкле процедураларны башкару өчен балаларның өйләренә бара иде. Коллективта бәйрәмнәрне билгеләп үткәндә Нина Антоновнаның табында җырлавын үтенә идек. Аның тавышы бик матур, моңлы итеп җырлый иде. Эшләгән елларны искә алганда, минем күз алдыма гаҗәеп якты күңелле кеше Нина Антоновна Завьялованың сурәте килеп баса.

Ольга Безроднова, тәтешле:
– Мин аның кызы белән дус идем. Нина апа соклангыч кеше – рух күтә­ренкелегендә, шат күңелле булды, аның бе­лән аралашуы рәхәт иде, ул кешеләрне үзенә җәлеп итеп торды. Ул үзе юмарт булгач, әйберне башкалар белән дә бүлешергә өйрәтте. Һөнәрендә ул тәҗрибәле булды, балаларны яратты, барысын да исемләп белде, һәм алар аңа ышаналар иде. Ул прививкалар яки укол ясаганда минем балаларым, мисалга, беркайчан да курыкмадылар, ул һәркайсының җаен таба белде, һәм аның кулы да җиңел иде. 
Нина апа кадерле әни һәм әби булды, аны барлык өлкәннәр дә яратты.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев