Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Ул көчле команда булдырган

Табиб Лидия Михайловна Перунованың район хастаханәсенә җитәкчелек иткән еллары районыбызда сәламәтлек саклау тармагын булдыруда иң мөһим вакытларга туры килгән.

(Тәтеш, 8 март, «Тәтеш таңнары»). РСФСР һәм ТАССРның атказанган табибы Лидия Перунова 1920 елда Смоленски өлкәсендә туган.

Булачак табиб Тәтешкә эва­куацияләнүчеләр исәбендә кил­гән, медицина институтының 3 курсын тәмамлаган һәм инде 1941 елның ноябрендә район поликлиникасында фельдшер булып эшли башлаган. 1944 елда мединститутның дәвалау факультетына 4нче курска укуын тәмамлар өчен кергән, аны бик яхшыга тәмамлаган һәм 1946 елның августында Тәтеш районына кайткан. Шушы ук елның көзендә аны халык депутатлары район Советы район башкарма комитетының сәламәтлек саклау бүлегенә мөдир итеп билгеләгәннәр. Әлеге вазифада 1956 елның декабренә кадәр уңышлы эшләгән, сәламәтлек торышы буенча дәвалау учреждениесе оешмасына (хастаханәгә) табиб-терапевт, ә аннары баш табиб булып күчкән. 1957 елда районның барлык оештыру һәм идарә итү эшләре Тәтеш районы хастаханәсенә күчкән. Баш табиб вазифасына Лидия Михайловна ­кандидатурасыннан да яхшырагы табылмаган, әлбәттә. Чөнки сәламәтлек саклауны оештыру эшендә аның дистә еллык стажы булган, моңа кадәр ул дәвалаучы-фельдшер, акушер-гинеколог һәм терапевт табибы булган.

Сугыштан соңгы ун ел авыллардагы сәламәтлек сак­лау челтәрләрен үстерү белән әһәмиятле. Барлык авылларда диярлек фельдшер-акушерлык пунктлары ачылган. Әмма районның сәламәтлек сак­лау оешмасының матди-техник базасын тагын да активрак үстерү (беренче чиратта Тәтеш хастаханәсенең үз базасын), табиб кадрлары белән тәэмин итү таләп ителгән. Боларның барысы да һәм башка күп мәсьәләләр баш табиб Лидия Перунова тарафыннан хәл ителгән. 
Ул Тәтеш үзәк район хас­таханәсе белән 28 ел дәва­мында уңышлы җитәкчелек иткән. Бу яңа биналар төзү еллары булган:  корпусларда 15 койкага – инфекция һәм 20 урынга туберкулез бүлеге урнашкан (хәзерге административ бина), биналарда 40 койкага исәпләнгән балалар бүлеге һәм 50 койкага хирургия бүлеге урнашкан. 60нчы еллар башында, бала тудыру йортының элекке бинасыннан ерак түгел, күмер белән ягыла торган үзәк котельня, гаражлар һәм кер юу урыны хуҗалык ысулы белән төзелгән, үзәктән су белән тәэмин итү уздырылган, ә элекке инфекция корпусы урынында 1974 елда полик­линика торгызылган һәм төп корпус төзелә башлаган. Әлеге гадәти булмаган хатын-кыз белемле табиб һәм җитәкче, әле тагын кайгыртучан хатын һәм әни дә булган. Бөек Ватан сугышында катнашкан ире Аркадий Геор­гиевич белән алар ике кыз: Светлана һәм Тамараны тәрбияләп үстергәннәр. Олысы әтисе эзеннән, педагог­лыкка киткән, кечесе әнисе үрнәгендә табиб булган. 

Лидия Перунова 2000 елның 29 маенда вафат булган.

Люция Хөснетдинова, хезмәттәше: “Лидия Михайловнаны коллективта бик хөрмәт иттеләр, ул да һәркемгә ихтирамлы мөнәсәбәттә булды, шәфкать туташларын һәм санитаркаларны исеме-әтисенең исеме белән атап йөртте. Бездә ышанычлы мөнәсәбәт иде. Авырулар янына килүчеләр элек палатага беренче каттагы элгечтә эленеп торган халатны киеп керәләр иде. Бервакыт, терапевт бүлегенә, мин ул чакта өлкән шәфкать туташы идем, зур дәрәҗәгә ия чиновник килде һәм өске катка халатсыз узды. Дежур торучы шәфкать туташы аны танымады һәм үткәрмәде, ә ул Лидия Михайловнага зарланырга китте. Мин курыктым, әгәр сорасалар аптекага китте диярсез дидем, ә үзем кладовкага кереп качтым. Икенче көнне Лидия Михайловна мине үзенә чакыртты. Мин аклана башладым, дежур торган шәфкать туташы күптән түгел генә эшли башлады һәм беркемне дә белми дидем. Ә Лидия Михайловна миңа карады да кырыс итеп сорады: “Кичә кая утырдың? Кладовкадамы?” Һәм елмаеп өстәде: “Мин бит сине чынлап торып ачулана да алмыйм!” Ул чиновникның хаклы түгеллеген аңлады, әлбәттә”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев