Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Әйдәп баручы, педагог, җәмәгать эшлеклесе

Тәтешле Римма Заболотнова районның иҗтимагый ­тормышына зур өлеш керткән.


(Тәтеш, 20 август, "Тәтеш таннары"). Римма Александровна 1927 елның 22 декабрендә ТАССРның Балык Бистәсендә туган.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт педагогия институтына укырга кергән, 1950 елда “тарихчы” белгечлеген алган. Шул ук елны Арчаның 1нче мәктәбендә эшли башлаган. Педагогия эшчәнлегенең шактый өлеше, 35 елы, Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумында узган. Римма Александровна җәмгыять фәне укытучысы булган.

Ул 1993 – 1999 елларда Тәтеш ­районы администрациясе  башлыгы  аппаратының социологы ­ вазыйфасында  эшләгән.

Татарстан АССРның атказанган укытучысы “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, ТР Тәтеш рай­оны җитәкчелегенең, Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумының күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Район халкы алдындагы аерым казанышлары өчен аңа 2009 елда “Тәтеш шәһәренең һәм Тәтеш муниципаль районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелгән.
Ире Геннадий Александрович белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр.
Римма Заболотнова 2012 елда ­вафат була.


Марат Фазлыев: 
– Римма Александровна Заболотнованы мин студент елларыннан бирле беләм. Ул техникумда безгә җәмгыять фәнен укытты. Кырыс, таләпчән, төгәл иде, безгә тирән белем бирде. Аннары миңа аның белән җәмәгать эшлек­лесе буларак эшләргә насыйп булды. Римма Александровна хатын-кызлар берлегенең район Советы рәисе, Кызыл Хач вәкиле булды. Кешеләр һәм эше өчен зур тырышлык куйды. Мин район хакимияте башлыгы булганда, ул еш керде һәм хатын-кызлар, күп балалы гаиләләр, ветераннарның мәнфәгатьләрен кайгыртты. Олы Шәмәктәге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортны ­ачуга зур өлеш кертте. Аның көч-кодрәтле булуы, кешеләрне яратуы сокландырды. Ул күпкырлы кеше булды. Римма Александровна чәчәкләр үстерде, уңган хуҗабикә, зирәк хатын һәм яхшы әни булды. Әлеге кешене мин һәрвакытта зур хөрмәт хисләре белән искә алам.

Альберт Губашев: 
– Римма Александровна искиткеч кеше. Ул бик җаваплы, район тормышында актив катнашты. Мин, партиянең идеология эше буенча район комитеты секретаре булганда, аның белән ­даими хезмәттәшлек иттем, киңәштем, күп кенә мәсьәләләр турында фикер алыштым. Ул халык арасында тәрбия эшен оештыруда актив ярдәм итте. Авыл хуҗалыгы техникумында яшьләр арасында эшләп, район партия оешмасы тормышында бик теләп ­катнашты, партия райкомы әгъзасы булды. ­Римма Александровна чын идеолог буларак, оештыру сәләтенә ия кешеләр белән ышанычлы сөйләшә алды. Тарафдарлары арасында гына түгел, шулай ук район җитәкчелеге арасында да абруй казанды. Римма Александровнаны белгән кешеләрдә дә, миндәге кебек, аның турында бары тик яхшы хатирәләр ­калгандыр дип уйлыйм.

Нина Новикова: 
– Римма Александровна белән мин 80нче еллар ахырында, халык депутатларының шәһәр Советында эшләгәндә таныштым. Анда мин башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшләдем, ә ул бездә пропаганда белгече иде һәм политукулар уздырды. Укулар бик аңлаешлы һәм белемле итеп оештырылган иде. Аудитория аны тын да алмыйча тыңлады, ул искиткеч оратор булды. Шулай итеп без аның белән иҗтимагый эш буенча берләштек, ул хатын-кызлар берлегенең район Советына җитәкчелек итте, һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары, күп балалы аналар белән бик күп чаралар үткәрелде. Район һәм шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән әлеге категория гражданнар өчен социаль ярдәм чаралары оештырылды. Римма Александровнаны авырлыклар куркытмады, башланган эшләрне ул һәрвакытта ахырына кадәр җиткерде. Ул әйдәп баручы, яхшы белем алган хатын-кыз булды. Күп укый, инициативалы иде, үз фикерләрен яклый алды. Шул ук вакытта аңа сизгерлек һәм кешелеклелек сыйфатлары хас булды. Ул һәрвакытта тышкы кыяфәтенә игътибар итүчән иде.

Наталья Шәрипова: 
– Римма Александровна актив җәмәгатьче булды. Аның өчен хатын-кызлар хокукларын яклауда киртәләр булмады, аларның проблемаларын хәл итүдә актив катнашты. Ул принципиаль, гадел, ярдәмчел кеше иде. Нәкъ менә шуңа күрә ул райондагы Кызыл Хачга җитәкчелек итте, аз керемле күп гаиләләр өчен гуманитар ярдәм авыр вакытларда зур булышлык булды. Ул эштә яңа идеяләр белән янды, аларны якташлары хакына тормышка ашырды. Римма Александровна матурлыкны ярата һәм бәяли белде. Өендәге верандада кышкы бакча бар иде, анда мич тора, салкын урамнан керәсең дә, рухи соклану күңел җылысына әверелә. Әлеге хатын-кызның якты күз карашы сок­ландыра иде. Ягымлы сөйләште, әдәпле, ­белемле кеше ­иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев