Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Зирәк һәм таләпчән укытучылар өчен язмышына рәхмәтле

Иоково авылында яшәүче Нина Матвеева үзенең педагоглары – ирле-хатынлы Ивановлар турындагы хатирәләрен безнең белән дә уртаклашты.

(Тәтеш, 2 апрель, «Тәтеш таңнары»).

– Иоковода элек балалар шулхәтле күп иде, параллель сыйныфлар булдырылды һәм ике сменага бүленеп укыдылар, – дип искә төшерә авыл хатын-кызы. – Ирле-хатынлы Валентина һәм Виктор Ивановлар үзләренең педагогия эшчәнлеген нәкъ тә шундый зур мәктәптә башлап җибәргән. Шактый еллар узса да әлеге педагоглар җылылык һәм яратып искә алына торган укытучылар нәселеннән.  

Виктор Иванович 1931 елның 18 февралендә Иоково авылында туа. Тәтешнең педагогия учи­лищесын 1950 елда тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт итеп кайтып, укуын Ульяновскиның педагогия инс­титутында дәвам итә һәм аны 1972 елда тәмамлый.

Валентина Семеновна 1931 елның 9 сентябрендә Чуаш Чурапаны авылында туа. Канашның укытучылык институтын тәмам­лаганнан соң ул 1950 елда Иоково сигезьеллык мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрелә, аннары Олы Тарханда, Олы Шәмәктә укыта, ә аннары янә Иоковога кайта. Яшь укытучылар 1954 елда биредә очрашалар да инде, һәм җирлектәге мәктәптә гомер буе хезмәт куйдылар.
Мәктәпне тәмамлап чыкканга шактый еллар узса да, ягымлы, җитди, балаларның дәфтәрләрен җентекләп караучы Валентина Семеновна һаман да күз алдында. Аларны тикшергәндә – язылыш төрлечә һәм кайбер хаталар булуга карамастан, арымас өчен никадәрле түземлек һәм ярату кирәк булган. Педагог укучылар өчен яхшы дус һәм зирәк киңәшче, табигате белән күтәренке рухтагы, хезмәт сөю­чән, һәр нәрсәдә игелеклелек һәм яхшылык күрә белүче кеше иде. Ул әйткәнендә нык торучан, таләпчән булды, үз эшен яратты, аның дәресләре, хәзер дә күз алдында, һәрвакытта кызыклы һәм аңлаешлы булды.
Озын буйлы, төз гәүдәле Виктор Иванович үз эшенә тугры хезмәт итүче буларак үрнәк, күп эшләрне башлап йөрүче, үзенә һәм башкаларга таләпчән булды. Тарих дәресләрендә класс­та һәрчак тынлык иде, чөнки ул әйткән һәрбер сүз үзенең фәненә һәм укучыларга карата мәхәббәт белән сугарылды. Ул безгә яхшы белем бирде. Виктор Иванович яңа материалны күңелгә үтеп керерлек итеп аңлатты, ул безнең тарафтан бик яхшы үзләштерелде, шуңа күрә өйгә бирелгән биремнәрне эшләү аерым кыенлык тудырмады. Ул акрын һәм үтемле итеп сөйләде, әйтерсең лә безгә ул үзе әйткәннәрне уйларга һәм истә калдырырга вакыт биргәндәй тоелды. Л. Н. Толстой болай дип язган: “Яхшы укытучы бары тик ике сыйфатка ия – бик белемле һәм киң күңелле булу да җитә”. Миңа калса, бу сүзләр Виктор Иванович турында әйтелгәндер кебек.

Авыл педагоглары ­искиткеч балалар тәрбияләп үстерде: кызлары Елена Казанның медицина училищесын тәмамлады, Оренбургта яши, уллары Валерий Казанның химия-технология институтын тәмамлады, гаиләсе белән Тәтештә яши.

Мин язмышыма бик рәхмәтле, һәм миңа, безнең мәктәпнең башка укучылары кебек, тормышта уңыш елмайды – безне Валентина Семеновна һәм Виктор Иванович Ивановлар кебек, гаҗәеп әйбәт педагоглар укытты, дип саныйм.            
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев