Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Агач кашык, икмәк кисәге һәм мордваларның “Топонь ознема” йоласы турында

Килдеш авылы китапханәсе китапханәчесе Марина ­Кудашова мордваларның “Топонь ознема” ­йоласы турында сөйләде.

(Тәтеш, 22 август, "Тәтеш таннары"). 

Төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары тормышның иң мөһим мизгелләрен: туй, бала туу, армиягә ­озату һәм башкаларны үз эченә ала.
–  Мордва халкында сыер бозаулаганда башкарыла торган борынгы йола бар. Бу мордваларның үзләренең йорт хайваннарына булган мөнәсәбәтен, аларның ни дәрәҗәдә кадерле булуын аңларга мөмкин, – ди Марина Павловна. 

Сыер чын туендыручы булган, барыннан да бигрәк, күп балалы гаиләдә, шуңа күрә аны бозаулату күптән көтелгән ­вакыйгага әверелгән.

– Бозаулаган сыерны җылы су белән юалар, корыталар һәм “Суфтама” йоласын үткәрәләр: табада ладан (әгәр ладан булмаса – трутовик гөмбәсе) яндыралар һәм аны сыерның башыннан алып арт санына кадәр һәм сырты аркылы өч тапкыр йөртәләр. Шул ук вакытта Аллаһка сыерны яман күзләрдән, көчле җилдән, салкын яңгырдан һәм яшеннән саклау­ны ялваралар. Хуҗабикә сыерга арыш икмәген сындырып каптыра, шуннан соң сава башлый. Өч-дүрт көннән соң, гадәттә, якшәмбе көнне, сыер хуҗалары күршедәге балаларны, әбиләрне “Топонь ознема” га – сыер һәм аның бозаулау хөрмәтенә – ашка­ ­чакыралар. Шәмнәр кабызалар, догалар укыйлар. Сыерларга да, бозау­ларга да, мал-туар өчен азык күп булсын, сыер сөтне күп бирсен, бөтен гаиләгә дә, мохтаҗларга да җитсен иде дип телиләр, –  дип сөйли китапханәче.

Аннары ашап-эчәләр. Әгәр үгез бозау туса, хуҗабикә балаларының маңгаена агач кашык белән ­авырттырмый гына сугып ала, аннары аларны топо – әлеге чараның төп ризыгы – ботка, пироглар, йомырка тәбәсе – “эшинця” һәм башка мордва ризыклары белән сыйлый. Топонь ризыгын сыер бозаулагач беренче тапкыр савылган угыз сөтеннән әзерлиләр.
Бары тик шушы йоланы үткәргәннән соң гына гаилә сөт эчә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X