Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

“Авыл! Мин сиңа җыр җырлыйм!”

Яшь Анастасия ­Романова моңлы тавышы белән программага матурлык өстәде.

(Тәтеш, 31 март, «Тәтеш таңнары»). Киртәле авылы җирлегендә узган иҗат отчетында концерт номерлары туган җирне, Ватанны ярату турындагы шигырьләр белән үрелеп барды. 

Яшь Анастасия ­Романова моңлы тавышы белән программага матурлык өстәде. Халык җырлары биредә буыннан-буынга күчә бара. Бөтенләй дә кечкенә артистларның һәм халык коллективларының бер сәхнәгә чыгуы моңа ачык дәлил булып тора. “Чивгоня” ансамбленең район кешеләренә ял сәгате бүләк итү хакына эшләп килүенә берничә дистә ел. Алар хәзерге вакытта күптән лаеклы ялда булсалар да, үзләренең игелек­ле гамәлләрен дәвам итәләр, кешеләргә шатлык өләшәләр.

Киртәле мәктәбе коллективы күрсәткән “Мордва аулак өйләре” йоласын программаның йөзек кашы дияргә була. Борынгы вакытларда, озын кышкы кичләрдә балалар, яшьләр, кайчакларда өлкәннәр дә бер өйгә җыелганнар: кемдер бәйләгән, чиккән, эрләгән. Алар үзләренең шөгыльләре белән бергә җырлаганнар, биегәннәр, күңел ачканнар, табышмаклар­га җаваплар әйткәннәр, халык уеннарын уйнаганнар. Һәм бу көнне дә алар сәхнәдә шаярдылар, биеде­ләр, уйнадылар, җырладылар. ­Милли гореф-гадәтләрне яңар­ту тамашачыларның күңеленә тирәнтен үтеп керде.
Яшь София Видманова танылган мультфильмдагы Маша исемле кыю кызны хәтерләтеп, матур җыр башкарды. Виолетта Казаева белән София Видманова үзләренең биюләре белән тамашачыларны әсир иттеләр. ­Софья Ханжина кабатланмас тавышы белән сокландырды. Нина Матвеева белән Анастасия Романова чуаш һәм татар телләрендә шигырь сөйләделәр. Игорь Поселкин белән Николай Романов сәхнәдә әкият сөйләп гаҗәпләндерделәр. Тать­яна Зермянкина белән Елена Видманованың дуэты башкару осталыгы белән аерылып торды.

Талантлы Филимонов­лар гаи­ләсе һәр ­чарада үзләренең чыгышлары белән хозурландыра. Бу концертта да алар тамашачыны сөендерделәр: Людмила Виталь­евна Геннадий Васильевичның баянда уйнавына кушылып җырлады. Светлана Поселкина башкаруындагы шигырь тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәтте. Сәнгать дөньясы – ул кызык­лы, гаҗәпләнерлек, әсир итәрлек дөнья. Кир­тәле авылының үзеш­чән артистлары моны чираттагы тапкыр дәлилләделәр, ахырдан “Киртәле авылы” дигән җырны башкарганда залның “Афәрин!” һәм “Браво!” дип кычкырып алкышлавы алар өчен иң зур бүләк булды. 

– Уңайлы һәм җылы яңа клубта булуым белән чиксез шатланам, – дип уртаклашты Тамара Гришкова. – Концертны әзерләү белән шөгыльләнүчеләрнең, катна­шучыларның барысына да зур рәхмәт әйтәсе, сәламәтлек һәм иҗатта уңышлар телисе килә. Бу бит гаять зур хезмәт! 

– Бәйрәм күңелле мо­хиттә үтте, ул үзендә өч буынны бер­ләштерде, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты мә­дәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Федорова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X