Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

“Без бергә” фестивале балаларны берләштерә

Тәтештәге татар урта мәк­тә­бендә “Без бергә” ­халык иҗаты Балалар ­милли фестиваленең район күлә­мендәге гала-концерты булып узды.

(Тәтеш, 26 март, «Тәтеш таңнары»).  Районыбыздагы уку йортларында фестивальнең сайлап алу этабы үтте, финалы – өстәмә белем бирү үзәгендә. Гала-концерт фестивальнең район этабының йомгаклау вакыйгасы булды: сәхнәдә иҗат бәйгесенең иң яхшы номерлары күрсәтелде. 7дән 17 яшькә кадәрге яшь артистлар милли бизәкләр белән үрелеп барган матур чыгышлар әзерләгәннәр. Алар үз номерларын “Халык вокалы” (соло), “Халык вокалы” (ансамбльләр), “Хореография”, “Сәнгатьле уку”, ­Театр иҗаты” һәм “Иҗади гаи­лә” номинацияләрендә тәкъ­дим иттеләр. “Каенкай” һәм “Башаккай” балалар бакчалары сабыйлары бәйгедән тыш чыгыш ­ясадылар.

–  “Без бергә” фестивале – чын бәйрәм, чөнки без күп милләтле  Тәтеш районында тату яшибез, – диде районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова. 
“Без бергә” фестивале халык иҗаты өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау, үстерү һәм ярдәм итү, аларны тәрбияләү һәм таныту, этномәдәни мирас кыйммәтләренә җәлеп итү өчен ­уздырыла.

–     Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында “Без бергә” фестивален үткәрү аеруча да әһәмиятле, чөнки ул үсеп килүче буынны берләштерергә йогынты ясый, ­балаларга алар янәшәсендә яшәүче ха­лыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә, – диде район башкарма комитеты мәгариф бүлеге ­начальнигы Гөлнара Кирилина.
“Без бергә” халык иҗаты Балалар милли фестиваленең район этабында җиңүчеләр безнең районны бәйгенең зона этабында тәкъдим итәчәкләр.  

“Без бергә” фестиваленең район этабында 184 яшь артист ­катнашты, шуның 146сы җиңүчеләр һәм призерлар ­булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев