Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

«Габдулла Тукай XX–XXI гасырлармәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-⁠гамәли конференция үткәрелә

Әлеге чараның төп оештыручысы булыпТатарстан Республикасы Фәннәракадемиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел,әдәбият һәм сәнгать институты тора.

(Тәтеш, 22 апрель, “Тәтеш таңнары”). 2021 елның 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-⁠гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.

Габдулла Тукай (1886–1913) талантлы шагыйрь, оста публицист, үткен тәнкыйтьче булып таныла һәм күпкырлы иҗаты белән ХХ йөз башы татар Яңарышына
җитди өлеш кертә. Әдип иҗаты тема-⁠мотивлар киңлеге, жанрлар төрлелеге, сурәт чаралары байлыгы белән үз чоры әдәбияты күгендә балкый.
Аның нуры меңнәрнең күңелендә өмет-⁠ышаныч хисе булып урын ала, халык бәхете, киләчәге өчен көрәшкә чакыра.

Конференция эшенең төп юнәлешләре: Тукай һәм XX-⁠XXI гасырлар татар әдәбияты; чорның тарихи-⁠мәдәни һәм иҗтимагый-⁠сәяси мохитенә нисбәтле
Тукайның шәхесе һәм иҗаты; XX-⁠XXI гасырларда әдәбиятара, бигрәк тә төрки әдәби багланышлар; Тукай һәм милли сәнгать үсеше; Тукайны өйрәнү фәненең
торышы һәм бурычлары; шагыйрь әсәрләрен дөнья халыклары теленә тәрҗемә итү; Тукайның тормышын, иҗатын өйрәнү, саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә
җиткерү мәсьәләләре һ.б.

Конференциядә катнашу өчен 100 гә якын фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия,
Үзбәкстан) һәм Мәскәү, Уфа, Махачкала, Казан, Яр Чаллы, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.

Чыгыш ясаучылар арасында – Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенең беренче вице-⁠президенты, Низами Ганҗәви исем.
Әдәбият институты директоры Габиббейли Иса Акпер оглы, Казакъстан Республикасы Милли фәннәр академиясенең Л.Н. Гумилев исем.
Евразия милли университеты ректоры Садыков Ерлан Батташевич, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклоры
институты директоры Махмудов Низомиддин Мамадалиевич, Кыргызстан Фәннәр академиясенең Ч. Айтматов исем.
Тел һәм әдәбият институты директоры Акматалиев Абдылдажан Амантурович, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Гаязов Әлфис
Суфиян улы, Висконсин университеты профессоры (Мадисон, АКШ); Назарбаев университетының казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире һәм
профессоры Юлай Шамил-⁠оглы, Февзи Якубов исемендәге Кырым инженерлык-⁠педагогика университеты каршындагы кырым татар филологиясе,
тарихы һәм Кырым этнослары мәдәнияте фәнни-⁠тикшеренү институты директоры Керимов Исмаил Асанович, Россия Фәннәр академиясе Дагыстан федераль
тикшеренү үзәге Г. Цадасы исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Магомедов Магомед Ибрагимович һ.б. бар.

Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы,
фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә. Г. Тукайның тууына 135 еллыгы уңыеннан үткәрелгән
конференция материаллары җыентыгынәшер ителә.

Конференциянең эш тәртибе:

9.00 -⁠ 10.00 – катнашучыларны теркәү;

10.00 -⁠11.00 – чит ил һәм Россия төбәкләреннән рәсми сәламләүләр;

11.00 -⁠ 13.00 – пленар утырыш.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт).

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843)590-⁠55-⁠93, 89274159552.

Конференциядә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 9.30 сәгатьтә башлана.

Zoom конференциясенә кушылу өчен сылтама:

https://zoom.us/j/95198954724?pwd=KysvVXNRSGVVaEZxcHJBRHZXMU1lUT09

Конферециянең идентификаторы: 951 9895 4724

Керү өчен код: 016225

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X