Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Ке­ләш авылы мәктәбендә “Калфак – милләт көзгесе” дигән калфак бәйрәме ­уздырганнар

Келәшлеләр әйтүенчә, бәйрәмдә авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова калфаклар күргәзмәсе белән таныштырган, калфак турында җыр җырлаган.

(Тәтеш, 19 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Гөлчәчәк Галимова фотосы). Туган телләр һәм халыклар бер­дәмлеге елы кысаларында Ке­ләш авылы мәктәбендә “Калфак – милләт көзгесе” дигән калфак бәйрәме ­уздырганнар. 

– Хатын-кызларның иң үзенчәлекле баш киеме – калфак. Ул – татар хатын-кызын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче нурлы таҗ! Кыз балаларның йөзенә иман нуры иңдерүче кием, – диләр башлангыч мәктәп мөгаллимәләре. – Калфакны борынгы заманда ук йон тукымадан эшләгәннәр һәм ул чигелгән дә. Ә соңрак калфакларны бәрхет, ефәк тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Хәзерге вакытта калфак баш киеме буларак кулланышка керә башлады, сәнгать өлкәсендә дә абруе зур. 

Келәшлеләр әйтүенчә, бәйрәмдә авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова калфаклар күргәзмәсе белән таныштырган, калфак турында җыр җырлаган. Ә бәйрәмнең кунагы “Хәтирә” ансамбле әгъзасы Сания Борһанова балаларга үзе теккән калфаклар турында сөйләгән. Укытучы Гөлшат Хәмидуллина мастер- класс вакытында укучыларга өлге буенча калфак ясарга өйрәткән. Балалар калфакларына бик тырышып үзләре уйлап тапкан бизәкләрне төшергәннәр. Һәрберсенең калфагы үзенчәлекле, ­матур килеп чыккан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев