Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Хәтта Катюша да уңышлы чыксынга көч биреп торган

Кошки-Новотимбаево авылы җирлегендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап “Бердәм гаиләдә җыр белән атлыйбыз” дип исемләнгән иҗат отчеты булды.

Педагог, мәгърифәтче Иван Яковлевич Яковлевның кече ватанындагы мәдәният йортында кунакларны күңелләргә үтеп керерлек канатлы сүзләр белән каршыладылар. 


–     Кошки-Новотимбаево хаклы рәвештә чуваш халкының рухи башкаласы дип санала. “Чуваш халкына васыять” дигән әхлак кодексы безнең көннәрдә дә әһәмиятен югалтмый, әйтерсең лә кичә генә язылган шикелле, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә безнең район башлыгы урынбасары Евгений Курков, авылда бөек якташлар тарафыннан васыять ителгән рухи мирасны кадерләп саклауларын һәм үстерүләрен билгеләп үтеп. 


Бәйрәмгә килгән кунаклар җирлектәге кул осталарының күргәзмәгә куелган әйберләрен: эскәтерләр, тастымаллар, чуваш милли бизәкләре белән чигелгән сөлгеләрне сокланып карадылар. 
Үзешчән артистлар бай эч­тәлекле концерт программасы әзерләгәннәр. 
Халык һәм эстрада җырлары, шигырьләр башкарылды, ша­ян күренешләр, биюләр та­ма­шачыларның алкышларына күмелде. 
“Чуваш туе” йоласын күр­сәткән вакытта тамашачылар чак биеп китмәделәр, алар ташып торган көч-кодрәтләрен тыеп тора аламы. Елена Ни­конорованың сәхнәгә ­чыгуы авыл кешеләрендә уңай ки­черешләр барлыкка китерде, ул җырлый да, шигырьләр дә яза, театральләштерелгән күренешләрдә дә һөнәри осталардан кимен куймый. 
Алина Полковникова, Елена Никонорова, Татьяна Резюкова, Валентина Полковникова, Галина Резюкова, Елена Ивашкова, Людмила Полковникова, Лидия Бачкова, Надежда Козлова халык җырларының гаҗәеп моңын һәм мәгънәсен ачып биреп, күңел кылларын тибрәттеләр. 
Владимир Николаев, Сергей Ефимов, аның улы – Егор башкаруында матур җырлар яңгырады. 
“Салам” фольклор ансам­­­б­ле­­нең яшь башкаручылары Артем һәм Илья күңелле “Бибика” җырын җырлаганда әниләре – Алина Владимировнаның уллары өчен йөрәге горурлык хисләре белән тулыланды. Зал­­да Максим һәм Владислав Игнать­евларның да әти-әнисе ихлас­тан сөенеп утырды. Бер яшьлек Катюша әнисе Анастасия Попованың күкрәгенә сыенып, абыйсы Костя һәм апалары – Варвара, Аня, Танюша өчен көч биргәндәй кулларын йомарлап утырды. 
Чара үзешчән артистларга да, тамашачыларга да якты хис-кичерешләр һәм күптән көтелгән язгы кәеф бүләк итеп, бер тында узды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев