Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Килдештә яшәүче хуҗабикәдән мордва кухнясының гади рецептлары

Мордва кухнясының нигезен гади һәм туклыклы ризыклар тәшкил итә.

(Тәтеш, 21 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Килдеш авылында яшәүче Антонина Кудашовага 78 яшь. Мичтә пешерүне өстен күрә, андагы ризыклар духовкада пешергәнгә караганда күпкә тәмлерәк ди.
Антонина Ивановна килдешлеләр­нең гаиләләрендә буыннан-буынга әзер­ләнгән гади ризык рецептлары белән безнең укучыларыбыз белән ­уртаклашты.

ПИНЕМОНЬ кисель
Ике тәлинкә кесәл өчен кирәкле ризыклар: солы лачаулары (овсяные хлопья) – 250 грамм, сөт (яки су) – 250 миллилитр, тоз һәм шикәр комы тәменчә, пычак очында лимон кислотасы.
Әзерләү ысулы: солы лачауларын төнгегә җылы суга, яки җылы сөткә салып калдырырга. Иртән ике тапкыр сөзгеч яки марля аша сөзәбез – иң мөһиме сыеклык калмасын. Аңа тоз, шикәр комы һәм лимон кислотасы салабыз һәм әкрен утка куябыз. Туктаусыз болгатабыз. Кайнап чыкканнан соң 3-5 минут узгач, уттан алабыз.

Антонина Ивановна бу кесәлне әзерләве шактый катлаулы булуын билгеләп үтә, һәм беренче тапкыр әзерләгәндә янәшәңдә тәҗрибәле аш-су остасы булса, һичшиксез барып чыгачак ди.

Мордва авылларында солы кесәлен дини постлар вакытында әзерләгәннәр, кеше җирләгәннән соң ул мәҗбүри ризык булган, ә солы лачаулары урынына солы оны кушканнар.


Бәрәңге боламыгы белән ачык пирог
Кирәкле ризыклар: чүпрә камыры, бәрәңге, каймак, атланмай, йомырка, тәменчә тоз.
Әзерләү ысулы: тозлы суда бәрәңге пешерәбез, бәрәңге боламыгы ясыйбыз, аңа каймак, атланмай, йомырка өстибез. Боламык төерсез булырга тиеш. Камырны майланган табага куеп, өстенә бәрәңге боламыгын салабыз, кырыйларын бөгәбез һәм йомырка белән майлыйбыз. Духовкада якынча 40 минут пешерәбез. Әзер пирогны атланмай белән майлыйбыз.


КРАХМАЛОНЬ ШЕНЯВКСТ
Ике коймакка кирәкле ризыклар: крахмал – 500 грамм, сөт – 500 миллилитр, йомырка – 1-2 данә, бер чәй кашыгы тоз, кирәгенчә шикәр, үсемлек мае, сөт һәм атланмай.
Әзерләү ысулы:  ризыкларны бергә кушып, камыр әзерлибез. Бер төрле масса булганчы, крахмалы утырмасын өчен болгатабыз. Катнашманы кызган табага салып пешерәбез, аннары шулай ук икенче коймакны да  салып пешерәбез. Суынгач ике сантиметр калынлыкта тасмаларга кисәбез. Аларны кастрюльгә салабыз һәм камырдан ясалган тасмалар күмелгәнче  сөт салабыз. Аз гына атланмай өстибез һәм 180 градуска кадәр җылытылган духовкага, якынча 40 минутка куябыз.
Антонина Кудашова сүзләренә караганда, мордва элек-электән бәйрәмнәргә, туйларга әлеге ризыкларны әзерләгән, ә крахмалны үзләренчә, бәрәңгедән ­ясаганнар.

Селянка 
Ул зур бәйрәмнәр вакытында һәм туйның икенче көнендә пешерелә. Селянка яңа суйган терлек итеннән, бавыр, йөрәк, үпкәсеннән әзерләнә. Өч литр суга 200 грамм бавыр, 200 грамм ит, 200 грамм үпкә, 100 грамм йөрәк салып кайнатырга куялар. Итне эре кисәкләргә бүләләр. Ит пешеп чыккач, шулпага суган һәм саламлап туралган бәрәңге, пешеп чыгар алдыннан помидор, петрушка турап салалар.

Суронь пачалксеть
Безнеңчә ул тары коймагы була. 200 грамм тарыны егерме минутка сөткә салып торабыз. Аңа ике йомырка, тоз һәм шикәр комы кушабыз. 100 грамм он салып болгатабыз да кайнар табада майда пешерәбез.

Ал ПАЧАЛГО
Кирәкле ризыклар: ит, суган, йомырка, сөт, кыздыру өчен май.
Әзерләү ысулы: үсемлек маенда кечкенә кисәкләргә киселгән ит һәм суганны кыздырабыз. 
Алар әзер булырга берничә минут кала сөтле йомырка салабыз (ул бергә болгатылган булырга тиеш).
Бу көндәлек ашамлык булып санала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев