Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Киртәле балалары йолалар хакында уртаклаша

Киртәле балалары йолалар хакында уртаклаша

(Тәтеш, 20 март, «Тәтеш таңнары»). 

Игорь Поселкин:
–     Безнең гаиләдә мордва гореф-гадәтләре саклана. Әни Пасхага ел саен кулич, өй икмәге, коймак, төрле пәрәмәчләр пешерә. Ипи һәм пәрәмәчләргә камыр рецептын аңа әбием сөйләгән.
Ксения һәм Евгения Родионовалар: 
–     Пасха бәйрәмен без кечкенәдән яратабыз, бәйрәм йоласы буенча йомырка җыярга йөри идек. Гаиләбездә бу бәйрәмгә бергәләп әзерләнү традициясе бар. Әни шимбә көнне, Пасха алдыннан йомыркаларны суган кабыгында кайнатып буйый һәм куличлар пешерә. 
Максим Агеев:
–     Май чабу бәйрәменә әби коймак пешерә. Коймак өчен камырны әбием белән без бергәләп ясыйбыз. Әбигә бу традиция аның әбисеннән күчкән. Ул аңа ничек итеп камырын ясарга, коймакны пешерергә кирәклеген өйрәткән.
Анастасия Романова:
–     Без Пасха бәйрәмен ел саен билгеләп үтәбез. Бәйрәмгә кадәр бөтен өйне җыештырабыз, йомырка буйыйбыз, куличлар пешерәбез. Балаларны һәр өйдә көтеп торалар һәм аларга пасха йомыркасы бирәләр. Әнием сөйләгән иде, элек балалар пасха уеннары уйнаганнар – йомырка тәгәрәткәннәр.
Алексей Ханжин:
–     Пасха бәйрәмен яратам. Әни һәм сеңелем белән йомырка буйыйбыз, әни тәмле куличлар пешерә. Әби пасха йомыркаларын мичтә кыздыра. Алар бик яхшы кызара һәм тәмле булалар.
Елена Абраконова:
–     Безнең гаиләдә мордва традицияләрен хөрмәт итәләр. Май чабуда без бөтен гаиләбез белән әби янына барабыз. Ул коймак пешерә, ит кыздыра. Без әбидән һәм барлык өлкәннәрдән гафу итүләрен үтенәбез. Һәм барыбыз бергә кыздырылган ит белән коймак ашарга утырабыз. Бик тәмле! Әбием әле тагын пироглар пешерергә бик ярата. Аның иң тәмле һәм яраткан пирогы – баланнан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X