Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Матурлык нурлары һәркемгә кагылды

Тәтеш шәһәренең “Каенкай” балалар бакчасында үзенчәлекле күркәм бәйрәм булды.

(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

“Дуслык нуры” фести­валенең барлык күренеше яраткан шәһәребезгә мә­хәббәт, туган җиргә, мә­дәнияткә, телләргә һәм Тәтеш районында яшәүче халыкларның милли үзен­чәлекләренә карата хөрмәт һәм якты хисләр белән сугарылган иде.

Бәйрәмгә сабыйларның милли киемнәрдән кил­гән әти-әниләренең, алар буш кул белән түгел, ә күч­тәнәчләр дә алып кил­гән­нәр, чыгышы фести­валь­нең үзенчәлекле би­­зә­ге булды.

Балаларның бәйрәмдә күңелсезләнеп утырырга вакытлары калмады. Алар төрле халыкларның гореф-гадәтләре, милли җыр­лары турында кызыксынып тыңладылар, бию композицияләрен карадылар һәм төрле актив уеннарда бик теләп катнаштылар.

Фестиваль күңелле әй­лән-бәйлән белән тәмам­ланды. Бәйрәм рухы барысын да: өлкәннәрне дә, балаларны да берләштерде. Дуслык һәм игелек нуры­ның җылы яктысы чарада катнашкан һәркемнең йөрәгенә үтеп кергәндер, дип ышанам. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль үтә торган зал бик матур итеп бизәлгән. Дәүләт әләм­нәре, районыбызның ис­тәлекле урыннары белән ясалган карта, самавыр һәм милли ризыклар куелган өстәл, фестивальнең үзенчәлекле программасы – барысы да килешле, бер-берсен тулыландырып тора.

Сабыйларның әти-әни­ләре – программада катнашучылар – бәйрәмгә ничек әзерләнүләре турында сөйләделәр.

– Без рус халкын тәкъ­дим иттек, кунакларны матур ши­гырьләр, ипи-тоз белән сәла­мләдек, һәм балалар белән “Әйлән-бәйлән” дигән рус халык уенын үткәрдек. Кызым Ралинә белән бергә өйдә рольләрне кабатлау күңелле булды. Ул үзенең әнисе белән ничек горурлана! – ди ихлас итеп Лиана Гомәрова. – Миңа башка милләтләрнең – чувашларның, мордва­ларның, татарларның уеннарын һәм милли ризыкларын карау бик кызыксындыргыч булды. 

– Без татар гаиләсе буларак, бәйрәмгә хал­кы­бызның иң тәмле ризыгы – чәк-чәк әзерләдек, – дип уртаклаша Динә Гафурова. – Ә Самат һәм аның яшьтәшләре өчен җырлы-биюле “Түбәтәй” уенын әзерләдек. Әлеге борынгы халык уенын бүгенге көндә дә балалар да, өлкәннәр дә яратып уйный. 
– Улым беренче тапкыр милли кием киде, – дип сөйли өч бала анасы Инна Михайлова. – Бәйрәмгә без хуплу пирогы әзерләдек. Милли ризыкларны әзер­ләргә безгә әти-әниләр өйрәтте, алардан алган барлык белемнәрне һәм осталыкларны без, биш бала, үзебезнең балаларга да тапшырып калдырырга ­тырышабыз. 

– Фестивальгә җен­тек­­ләп әзерләндек. Ши­гырь­­ләр, биюләр өй­рән­­­дек, мордваларның ­ри­­­зыкларын белдек һәм, нә­тиҗәдә, эремчекле пә­рәмәчләр пешердек. Яр­дәм­че төркем белән мор­два биюен башкардык, – дип хезмәттәшләренә рәхмәт белдерә Татьяна Калинина. – Кызыбыз Виктория бик канәгать калды, тирән тәэсирләрен барысы белән дә уртаклашты. Чара бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты. 

– Безнең балалар бакчасында да, районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге кебек, әхлакый-патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар бүлеп бирелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Туган илгә, кече ватанга карата бурычлы булу хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән тулы бер чаралар комплексы эшләнде. Фестивальгә әзерлек барышында да без туган якның халык иҗатын танып-белүгә кызыксынуны үстерү, районыбызда яшәүче халыкларның үзенчәлекләренә, фольклорына карата кызыксыну уяту максатын куйдык. Безнең балалар бакчасы – бер зур тату, күп милләтле гаилә, – дип нәтиҗә ясады балалар бакчасы мөдире Оксана Дубровская.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X