Очрашулар матур гадәткә әвереләчәк
Районның балалар сәнгать мәктәбе мәгълүматлары буенча, ТР Хөкүмәте грантына үткәрелгән фестиваль программасында Ульяновски, Буа һәм Тәтеш районнарыннан 130 кеше катнашкан.
(Тәтеш, 4 июнь, “Тәтеш таңнары”). Балалар сәнгать мәктәбе базасында “Халык традицияләре – туган як рухы” I республика балалар халык иҗаты фестивале узды.
Районның балалар сәнгать мәктәбе мәгълүматлары буенча, ТР Хөкүмәте грантына үткәрелгән фестиваль программасында Ульяновски, Буа һәм Тәтеш районнарыннан 130 кеше катнашкан. Фестивальнең һәр катнашучысы диплом һәм истәлекле бүләк алган.
Фестивальнең максаты – балаларны Россия халыклары мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендә мираска җәлеп итү, шулай ук Татарстанда яшәүче милләтләрнең традицион халык мәдәниятен, фольклорын саклап калу һәм киң таныту, аларның мәдәни үзенчәлеген саклап калу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев