Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Район авылларында Нәүрүзне зурлап бәйрәм иттеләр

--------

(Тәтеш, 25 март, «Тәтеш таңнары»)

Келәштә авыл балалары йорттан-йортка кереп Нәүрүз такмаклары әйтеп йөргәннәр.
– Авылда олысы, кечесе мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелып, рәхәтләнеп күңел ачтык. Җыр, бию, уеннар, сый-нигъмәт тулы табында һәркем Нәүрүз боткасы белән сыйланды, – дип хәбәр иттеләр бәйрәмдә катнашкан келәшлеләр.

Бу көнне Байраш урамнарында да  бик күңелле булган. 
– Балалар, мәдәният хез­мәткәрләре, китап­ха­нәче һәм укытучылар гармунчы Рәмис Фәтта­ховның күңелле көйләренә кушылып йорттан-йортка кереп Нәүрүз такмаклары әйтеп, халыкны бәйрәмгә өндәп йөрделәр. Рәмис Фәттаховның матур итеп бизәлгән аты һәм моңлы гармун тавышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Авылдашларыбыз рәхәтләнеп Нәүрүз боткасын ашадылар, концерт тыңладылар, үзләре иҗат иткән ши­гырь­ләрне сөйләделәр, – дип бәйрәм тәэсирләре белән уртаклашты авыл китапханәчесе Тәнзилә Йосыпова.

Зур Әтрәчтә Нәүрүзне гадәттәгечә шау-гөр китереп, күңелле җырлар белән каршылаганнар. 
Башта мәдәният йортына бизәлгән атка утырып Нәүрүзбикә килгән, аннары авыл сәхнәсендә үзешчәннәр башкаруында матур җырлар, шигырьләр яңгыраган. Бу арада зур казанда җиде ярмадан ботка пешеп чыккан. Халидә Хәертдинова белән Гөлсем Гаязова бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен тели-те­ли телең йотарлык итеп бәй­рәм коймагы пешергән­нәр. 

Олы Тормы авылында Нәүрүзне бик күңелле итеп бәйрәм иткәннәр.
– Килгән кунаклар, балалар тәм-томнардан авыз иттеләр, төрле уеннарда катнаштылар, җырлашып-биештеләр, рәхәтләнеп ял иттеләр, – диде авылның мәдәният йорты директоры Рушания Мусина. 
Биредә язгы Нәүрүз бәй­­рәменең сый-нигъмә­теннән барлык кешеләр дә авыз итәргә тиеш дигән гыйбарәгә тугры калып, “Новая Заря” авыл хуҗа­лы­гы фермасындагы тер­лекчеләрне дә бәйрәм күчтәнәче белән сыйлаганнар. Алар әлеге игътибарга бик күңелләре булып, ихлас хөрмәт сүзләрен белдергәннәр.

Сөендек авылы мәдә­ният йорты директоры Люция Хәлиуллова бу көнне үзенчәлекле итеп үткәргән
Ул татар халык ризыклары пешерү буенча “Татлы бәлеш” дип исемләнгән мастер-класс уздырган.
– Катнашучыларга әлеге пирогның пешерү серләре хакында сөйләдем, аннары барыбыз бергәләп тәмләп чәй эчтек, – диде Люция ханым. 

Түбән Тарханда Нәү­рүзне бәйрәм иткән көнне кояш аеруча да җылытып җибәргән, нәкъ тә менә язның бөтен матурлыгын күрсәткән.
– Әле ярый шундый бәйрәмнәр бар. Бергә җые­лып күңел ачуы гына да ни тора. Бәйрәм боткасы да, коймагы да бу көнне аеруча да тәмле бу­ла, – дип уртак­лашты Түбән Тарханның мәдә­ният хезмәткәре Гүзәл Шәмсетдинова.

Кызыл ­Тарханда Нәү­рүзне бизәлгән атларда, бердәм­лә­шеп, җырлап-биеп уздырганнар. 
Их, бәйрәме дә бәйрәме... Аларның күңел ачуын күргәч, шулай дип әйтәсе килә. 
– Бәйрәмнән һәркем канәгать калды. Нәүрүзне ел саен билгеләп үтәргә тырышабыз. Аны үзенә күрә бер матур чара буларак көтеп алабыз, – диделәр авыл кешеләре. 

Бакырчы авылы ке­шеләре әйтүенчә, Нәүрүз бәйрәме җыр-биюләр, кызыклы тамашалар белән үрелеп барган. 
Җыелучылар саф һа­вада гына түгел, мәдә­ният йортының иркен сәх­нәсендә бәйрәм концерты карап та хозурланганнар.

Алабирде авылында Нәүрүз кызыклы тамашалар, канатлы сүзләр һәм күңелле күренешләр белән үрелеп барган. 
– Алай да кызык итеп әзерләгәннәр инде. Бәйрәмне оештыручыларга, тәмле ботка пешереп сыйлаучыларга теләкләрнең иң матурын юллыйсы килә. Бу көнне мәдәният йорты янында бик тә күңелле булды. Җырлар, шигырьләр тынып тормады. Җыелу­чылар рәхәтләнеп бәйрәм иттек, – дип уртаклаштылар Нәүрүздә катнашкан авыл кешеләре.  

Бидәңге мәктәбендә кече яшьтәге сабыйлар белән “Нәүрүз мөбарәк булсын” дип исемләнгән кичә уздырганнар.
– Бәйрәмдә балалар күңелле җырлар башкардылар, ­уйнадылар, биеделәр, ­шаярдылар, кунакка килгән Нәүрүзби­кәнең биремнәрен оста итеп үтәделәр. Хәтта бер­гәләп бәйрәм боткасын да пешереп кара­дылар, – дип тәэсирләрен җит­кер­де мөгаллимә Гүзәл ­Сәй­­фетдинова. 

рәсемдә: Түбән Тарханда Нәүрүзне бергәләп билгеләп үткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев