Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Сабый” балалар бакчасында “Кадерле минем туган ягым” дип исемләнгән чара узды.

    Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы хәбәр итә

    (Тәтеш, 24 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).  “Сабый” балалар бакчасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Кадерле минем туган ягым” дип исемләнгән чара узды.

    Бәйрәмнең кунаклары-төрле милләт халыклары: мордвалар, чувашлар, татарлар һәм руслар, аларны бәйрәм хуҗабикәсе ачык йөз белән каршы алды. Балалар хуҗабикә Дуслык каравае пешерергә булыштылар. Һәр милләт вәкилләре үзләренең уеннарын, җырларын һәм биюләрен күрсәттеләр. Тәрбияләнүчеләр “Үз республикаңны ничек беләсең?” викторинасында яхшы белемнәр күрсәттеләр. Бу чара белән без бүген күпмилләтле республикада тынычлык, игелек һәм дуслык хөкем сөрүен күрсәтергә теләдек. 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: