Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Сөмбелә бәйрәмгә чакырган

Олы Тархан авылы мәдәният йорты сәхнәсендә халык йолаларын саклауга багышланган “Сөмбелә” дип исемләнгән матур чара уздырганнар.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында авыл “аккалфаклары” - мәдә­ният йорты директоры Заһирә Шагаева, педагогия хезмәт ветераны Гөлсем Фәтхуллина, китапханәчеләр Наилә Әмәчкина, Ильмира Маштыева һәм җирле мәктәп укучылары катнашында үзенчәлекле көзге бәйрәм оештырылган.
Сөмбелә – зодиак календаре аеның исеме. Татарлар аңардан ­патша Петр I Юлиан календаре керткәч куллана башлаганнар. Ул август ахыры – сентябрьгә туры килгән һәм кыр эшләре тәмамлангач, гадәттә көн белән төн тигезләшкән вакытта (22 – 25 сентябрьдә) бәйрәм иткәннәр. Аны әле тагын Башак бәйрәме дип тә йөрткәннәр. “Сөмбелә”не уздыру ата-бабаларның рухын шатландыру, табигать көчләрен уяту, дип ­саналган. 
– “Сөмбелә” бәйрәме бүгенге көндә дә хал­кыбызның иң якты һәм онытылмас йолаларының берсе булып тора, – дип уртаклашты Гөлсем Фәт­хуллина. – ­Татар халкы элек-электән “Сөмбелә”не бәйрәм иткән. Әбиләр һәм бабайлар бу көннәрдә бер-берсен көзнең кояшлы җылы көннәре белән котлаганнар, өйләренә кунак­лар чакырып, төрле тәм-томнар белән сыйлаганнар. Бәйрәмгә җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны сайлаганнар. Аны  Сөмбелә дип атаганнар. Башына бодай башакларыннан үрелгән такыя кидергәннәр, ә күлмәген көзге яфраклар белән бизәгәннәр. 
Татар халкының борынгы йоласын дәвам итеп, без дә бәйрәмне кү­ңелле җырлар, биюләр, уеннар һәм сәнгать номерлары белән матур итеп үткәрдек. Балалар, өченче һәм сигезенче сыйныф кызлары, без, өлкәннәр дә, җырлар башкардык, төрле уеннарда катнаштык, ярышлар, такмаклар җырладык. Сөмбелә елларга иминлек, илнең күге аяз булуын, сабыйларның шат авазы яңгырап торуын теләп саубуллашты. Бәйрәм бик тә күңелле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X