Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Тамашачыларга күңел җылысы һәм рух күтәренкелеге бүләк иттеләр

Келәш авылы җирлегенең үзешчән артистлары Тоншерма мәдәният йортында район күләмендәге “Без бер гаиләдәй яшибез!” дигән милли мәдәният фестивале кысаларында концерт программасы күрсәттеләр.

Клуб залында гаҗәеп үзен­чәлекле күргәзмә бизәлгән. Биредә шулай ук халык иҗаты буенча мастер-класслар булды, теләге булучылар борынгы тормышка кайтып килделәр һәм он тарттырып карау өчен тегермән ташын әйләндереп карадылар, тәсбих ясадылар. Аш-су осталары әзерләгән милли ризыклар төрлелеге белән әсир итте.
Безнең район башлыгы урынбасары Евгений Курков сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады: “Россия, Татарстан, безнең район – күп милләтле. Бүгенге кебек, мондый чаралар авыл кешеләрен берләштерә. Безнең артистлар иң яхшы номерлар белән район мәдәният йортында ноябрь аенда булачак гала-концертта чыгыш ясаячак”.
Оештыручылар концерт прог­раммасын “Боз озату” татар милли бәйрәменә нигезләнеп әзерләгәннәр. Яз бәйрәме борынгы йола буенча күпләр өчен боз китү белән бәйле. Элек аны карап торыр өчен бөтен кеше – олылардан алып балаларга кадәр яр буенда җыела торган булган. Кешеләр матур киенеп, гармуннар белән килгәннәр. Йөзеп баручы боз кисәкләренә салам җәйгәннәр һәм аны якканнар. Язгы эңгер-меңгердә йөзеп баручы утлар ерактан күренеп торган, аларга кушылып җырлар яңгыраган. Сәхнә бизәлешендә без Келәш һәм Тоншерма авылларыннан ерак түгел агучы Тоша елгасын күрдек, идәндә бозлар “йөзә”, аларда утлар “яна”.
Һәм шунда, авыл кешеләре катнашында күмәк күңел ачу бәйрәме башланып китте, тамашачылар да моңа кушылды. Анда халыкның туган якларын яратуы, төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве гәүдәләндерелде. “Келәш егетләре” вокаль төркеме, “Семерт” вокаль-хореография төркеме, Фәнис Җиһаншин, Наталья Кузнецова, Анжела Никитина һәм Виталий Ванямов, Таһир Абдуллин, Ирина Ванямова, Гөлчәчәк Галимова башкаруындагы татар һәм чуваш телләрендәге җырларны һәркем яратып тыңлады. Марс Шәмиев туган авылы турында авторлык җырын бик матур итеп җырлады, ә Максим Ванямов үз әбисен яратуы турында җырында белдерде.
“Семерт”, “Шома бас” бию ансамбльләре, “Умырзая” балалар коллективы да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Гөлшат Биктимерова белән Валентин Салмин җилкенеп-җилкенеп татарча биеделәр. Гармунчылар ансамбле халык көйләрен уйнап сокландырды. Төрле телләрдә яңгыраган “Без булдырабыз” җыры бәйрәмнең азагына якынлашуын белдерде.
Моң-көйләр тынды, авыл ке­шеләре өйләренә ­таралышты, әмма концерттан алган ­кү­ңел җылылыгы, чын йөрәктән күрсә­телгән кунакчыллык хисләре күңелләрдә озак сакланыр әле.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев