Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Телебез өчен янып-көюче шәхесләребез  булганда милләтебез дә яшәр

Бүгенге көндә районыбыздагы мәгариф учреждение­ләре ни хәлдә яши, туган тел дәресләре ничек уза? Моны белү өчен без Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбенә юл тоттык.

(Тәтеш, 28 март, «Тәтеш таңнары»). Биредә 24 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзәр Сәгыйрова укучыларга телгә ­карата мәхәббәт тәрбияли.

– Гөлзәр Наримановна, сез ни өчен татар теле һәм әдә­бияты укытучысы булырга ­уйладыгыз?

– Бездә укытучылар нәселе, җиденче буын, әнием дә татар теле укытучысы иде. Дөресен генә әйткәндә укытучы буласы да килмәгән иде беренче (көлә). Чөнки алдан авылларда укучылар күп иде, әни эштән 80 дәфтәр алып кайтып тикшерә-тикшерә, шулар арасында йокыга китә иде. Эшнең җиңел түгел икәнлеген белеп үстем. Шулай да уйлашкач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керергә булдым. Менә шулай укытучы булып киттем инде.

– Мәктәпләрдә татар теле дә­ресләрен кыскартулар да булды, сезгә дә ул кагылдымы?

– Кагылды, атнага ике татар теле һәм ике әдәбият дәресе ­калды. Бу сәгатьләр җитми, әлбәттә, бер көнгә 3-4әр тема үтә­без. Шуңа күрә төрле чаралар үткәрергә тырышабыз. Атлап түгел, чабып барабыз. Аңа карамастан бик күп бәйгеләрдә катнашып приз­лы урыннар алабыз.

– Биредә бит әле төрле мил­ләт балалары да укый.

– Әйе, мәктәбебез бик үзен­чәлекле. Мәктәптә чиста татар, катнаш никахта туган, рус, чуаш милләтендәге балалар укый. Алар беренче безгә килгәндә куркып кына киләләр иде. Ләкин мин аларга татар телен син белергә ти­еш дип программаны көчләп өйрәтмим. Әкрен генә аралашу, сөйләшү аша. Бу бик мөһим.   

 – Мәктәптә укучы ­башка милләт балалары татар теленә ничек карыйлар?

– Аларның үҗәтләнеп, ялгышлыклар белән булса да татарча сөйләшүләрен күргәч, аларның теләкләре булуына, эшебезнең нәтиҗәсе булуына куанабыз. Менә бездә Марк исемле чу­аш баласы бар, ул гел татарча сөйләшә.

– Ә гаиләдә ­балаларыгыз бе­лән нинди телдә сөй­ләшәсез?

– Үземнең балаларым икәү, шулай ук тәрбиягә алган балаларым да бар, алар хәзер зурлар инде. Үзара бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Алар нәрсәне дә булса русча сорасалар да, татарча җавап бирәбез. Тәрбиягә алынган балаларны алып кайткач, бер сүз татарча белмиләр иде, аларны да татарча сөйләшергә өйрәттек. Аларның берсе шулай ук укытучыга укый. Кызым Рәзилә Көнчыгыш илләре буенча белгечкә укый, Кытай телен өйрәнә. Ләкин барысы да татар телен бик яхшы беләләр.
Гомерен балаларга татар телен укытуга багышлаган ­шундый шәхесләребез булганда, мил­лә­тебез яшәр, әлбәттә. Үз те­лебездә аралашыйк, укыйк, фикерлик, һәм башка халык телләрен дә хөрмәт итеп яшик.

 Шулай ук әлеге мәктәптә укучы балаларга ни өчен сез татар мәктәбендә укырга булдыгыз дигән сорауны да бирдек. 
 

Алинә Фәхретдинова:
– Миңа татар мәктәбендә уку бик ошый. Чөнки биредә рәхәтләнеп ана телендә сөйләшәм, инглиз, рус телен яхшы беләм. Киләчәгемне телләр белән бәйләргә уйлыйм.
Марк Чалышев:
– Татар мәктәбендә бик теләп укыйм. Минем ана телем – чуаш теле, шулай да татар телен яратып үзләштерәм, аралашам. Шулай ук мәктәбебездә эшләп килә торган “Хәят” театр-студиясенә йөрим, бәйгеләрдә катнашам. Татар мәктәбендә укуыма бер дә үкенмим. 

рәсемдә: Гөлзәр Сәгыйрова үзенең укучылары белән./ФОТОНЫ ГӨЛЗӘР СӘГЫЙРОВА
ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев