Тәтеш районында Мордовиядән экспедиция эшләде
Алты көн дәвамында безнең районда Мордовия тикшеренүчеләренең комплекслы фольклор-этнографик һәм лингвистик экспедициясе эшләде.
(Тәтеш, 8 июль, "Тәтеш таннары").
Алты көн дәвамында безнең районда Мордовия тикшеренүчеләренең комплекслы фольклор-этнографик һәм лингвистик экспедициясе эшләде.
Фәнни хезмәткәрләр һәм этнографлар кергән экспедиция Урюм, Килдеш, Киртәле, Кадыш һәм Бессоново мордва авылларында булды.
– Экспедициянең максаты традицион мордва фольклоры үрнәкләрен ачыклау һәм җыю, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында мәгълүматлар язу, Татарстан территориясендә яшәүче мордваның халык иҗатын саклау һәм актуальләштерү иде, – дип уртаклашты район мордва милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Ирина Николаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев