Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Тәтештә балалар китапханәсендә Гаилә программасы узды

Очрашуга үз халкының гаилә традицияләре турында сөйләгән гаиләләр чакырылган иде.

(Тәтеш, 20 май, "Тәтеш танңары"). "Минем гаиләдә саклана торган гореф - гадәтләр һәм йолалар" - шундый исем астында балалар китапханәсендә Халыкара гаилә көненә һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган Гаилә программасы узды.

Очрашуга үз халкының гаилә традицияләре турында сөйләгән гаиләләр чакырылган иде. Натфуллиннар гаиләсе буш вакытларын ничек бергә уздырулары турында сөйләде. «Карга мунчасы» мордва йоласы турында Ирина Николаева искә төшерде. «Чәкат» чуаш милли ризыгын Исаева Елена тәкъдим итте. Егоркиннар гаиләсендә кадер – хөрмәт белән саклана торган гаилә реликвиясе турында фронтовикның оныкчыгы Кирилл сөйләде. Бәйрәм кунакларына көйле җырны Натфуллина Әдилә бүләк итте. Балалар гореф – гадәтләрнең бер халыкны бер-берсеннән аерып кына калмыйча, төрле кешеләрне берләштерә алырлык нәрсә икәнлеген дә белделәр.

Чара ахырында, изге теләкләр белән, гаиләләр бер – берсенә гаилә учагы символы-шәмнәр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев