Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Тәтештә «Халык зирәклеге чыганагы» дип исемләнгән фольклор сандыгы үткәрелде

«Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янына кунакка Хуҗабикә-шаянбикә килгән иде.

(Тәтеш, 22 февраль, “Тәтеш таңнары”). 21 февраль көнне "Безнең чыганаклар. Фольклорны укыйбыз" Бөтенроссия акциясе кысаларында, балалар китапханәсе хезмәткәре тарафыннан Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Халык зирәклеге чыганагы» дип исемләнгән фольклор сандыгы үткәрелде.

«Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янына кунакка Хуҗабикә-шаянбикә килгән иде. «Фольклор сандыгы» ярдәмендә яшь укучыларыбыз фольклор иленә төрле шәһәрләр буйлап юл тоттылар: «Табышмаклар», «Халык әкиятләре», «Такмаклар», «Тизәйткечләр», «Мәзәкләр», «Мәкальләр һәм әйтемнәр». «Йөзек салыш» уенында катнашып, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Балалар өчен «Шалкан» спектакле зур сюрприз булды, анда алар актерлык сәләтләрен күрсәттеләр. Очрашу кызыклы, күңелле һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Аны Тәтеш шәһәренең балалар китапханәсе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев