Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Тәтештә Тукай шигырьләрен рухланып сөйләделәр

Балалар бакчалары сабый­лары, мәктәп ­укучылары район мәдәният йорты сәхнәсендә Габдулла Тукайның шигъриятен данладылар.

(Тәтеш, 28 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә Габдулла Тукай туган көндә “Тукай варислары” дигән тантаналы чара булды, ул районның татар милли-мәдәни үзәге һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, район башкарма комитеты мәгариф бүлеге, райондагы мәктәпләр һәм балалар бакчалары, район мәдәният йорты коллективлары­ тарафыннан оештырылды.

Балалар бакчалары сабый­лары, мәктәп ­укучылары район мәдәният йорты сәхнәсендә Габдулла Тукайның шигъриятен данладылар. Һәр номерда –  җырларда, шагыйрь­нең шигырьләрендә, катнашу­чыларның үзләре иҗат иткән шигырьләрдә яраткан ша­гый­ребезгә хөрмәт хисләре чагылды. Зур Әтрәчтән шагыйрә Роза апа Фәйзуллина тамашачыларга Габдулла Тукайның тормышы һәм аның рухи мирасы турында бәян итүче авторлык ­шигырен сөйләде. 

Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасында бөек татар шагыйре­ Габдулла Тукайның 135 яшьлегенә багышланган  “Туган телем – Тукай теле” дип исемләнгән  район күләмендәге чара булды. Ул бәйге рәвешендә узды, анда Алабирде, Бидәңге, Тәтештәге татар, 1нче һәм 2нче урта мәктәпләрнең 7-8нче сыйныф укучылары ­командалары катнашты.Ярышчыларга биш тур узарга кирәк булды. Беренчесендә – йөз таныкламасы, алар үз командаларын тәкъдим иттеләр, икенчесендә Габдулла Тукайның биографиясе буенча белемнәрен күрсәттеләр, өченчесендә ко­ман­даларның ­капитаннары ­татар шигырьләренең авторла­ры кем ­булуын әйттеләр, дүр­тенче этап­та шагыйрьнең әсәр­ләрен белү ­викторинасы булды, йомгаклау этабында балалар  үзләренең иҗади сәләтләрен ачып бирделәр, әле тагын өйгә бирелгән биремнәрне дә тәкъдим иттеләр. Бәйгечеләр шагыйрьнең биографиясе һәм тормыш юлы­ турындагы ­сорауларга төгәл җаваплар биреп, белем­ле булуларын,  шулай ук актер­лык сәләтләрен дә күр­сәттеләр. Тамашачылар “Кәҗә белән Сарык” әкиятеннән теа­тр­аль­ләштерелгән күренешне караганда йорт хайваннарының кыюлыгына гаҗәпләнделәр, “Фатыйма һәм Сандугач” ши­гырендәге җырчы кошчык өчен сөенделәр, милли киемнәрдән биючеләрне алкышлар белән бүләкләделәр. Жюри рәисе, район башкарма комитеты мәгариф бүлеге методис­ты Резидә Гарипова чарага йомгак ясап, болай дип билгеләп үтте: 

– Мондый очрашулар бала­ла­рыбызда әхлак-әдәп тәр­­бия­­­ләүгә, аларда­ милли­ мәдә­ни­яткә, иҗади үсеш­кә кызыксыну уятуга йогынты ясый. Барлык командалар да бик яхшы итеп чыгыш ясады­лар, җиңүчене аерып алу җиңелләрдән булмады.

Нәтиҗәдә, Тәтештәге 1нче урта мәктәп  өченче урынны алды, Алабирде мәктәбе икенче булды, Бидәңге мәктәбе җиңү яулады.
– Беренче урынны алуыбызга без бик шат, – дип ­уртак­лашты команданың капитаны Альбина Шәфиева. – Без Габдулла Тукайның иҗатын яратабыз, бүгенге бәйрәмгә Румия Минһади кызы Гыйзәтова  җитәкчелегендә әзерләндек, хәтта махсус киемнәр дә тектек. Мин үзем бәйгеләрдә еш катнашам, бөек шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләргә яратам.   

Өстәмә белем бирү үзәгендә шушы көннәрдә “Тукай укулары” дигән иҗади бәйге булды. Конкурста районның 25 гомуми белем бирү оешмасыннан 75тән күбрәк бала катнашты.

Тәтештә Халыклар дуслыгы йортында бөек шагыйрь иҗатына багышланган гамәли бизәлеш-кулланма сәнгать иҗаты бәйгесе узды. 

Районы­быздагы белем бирү оешмаларында, авыл җирлеклә­рендә шулай ук бөек татар ша­гыйренең 135 яшьлек туган көненә багышланган күркәм ­чаралар булып үтте.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев