Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Тәтештә яңа иҗтимагый оешма барлыкка килде

Алар башта Зур Әтрәч авылындагы үрнәк гаилә Мәрзыя һәм Васыйл Юнысовларда булдылар. Килгән кунакларны киң күңел­ле хуҗалар шигырьләр, җырлар, ипи-тоз белән сәламләп каршыладылар.

(Тәтеш, 8 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

Алар башта Зур Әтрәч авылындагы үрнәк гаилә Мәрзыя һәм Васыйл Юнысовларда булдылар. Килгән кунакларны киң күңел­ле хуҗалар шигырьләр, җырлар, ипи-тоз белән сәламләп каршыладылар.  Гаилә турында барган җанлы әңгәмә барышында алар өйләнешкән чаклары, төп йортта әти-әниләре белән яшәгән, балалары туган һәм улларын армиягә озаткан вакытлары, яраткан оныклары, гаилә йолалары хакында сөйләделәр. Гаилә башлыгы үзе гармунда уйнап күңелле җырлары белән дә ­рухландырды.

Шуннан соң, Тәтештә Халыклар дуслыгы йортында “Гаилә, балага тәрбия бирү, әдәп-әхлак нигезләре” темасына түгәрәк өстәл булды. Ан­да иҗтимагый оешма вәкилләре катнаштылар. Аның барышында районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова җирлектәге бүлекчәләрнең эшчәнлеге белән таныштырды.

– Эшебезне сүздә генә түгел, ә гамәлгә дә ­ашыру мөһим. Арабызга яшь­ләрнең дә килеп кушылуы, аеруча да шатлыклы. Го­реф-гадәтләр онытылмас­ка, мәңге сак­ланырга тиеш, – диде Рима Гомәр кызы.  

Татар милли-мәдәни үзә­ге җитәкчесе Асия Ибра­һимова районыбызда уздырылган чаралар хакында кыскача чыгыш ясады.
Бөтенроссия “Татар га­и­ләсе” фонды директо­ры Миләүшә ­Гайфуллина билгеләп үткәнчә, алар­ның Тәтеш рай­оны­на килүләренең ­макса­ты – “Татар гаиләсе” иҗ­­­ти­ма­гый фонды фи­лиа­лы­ның бүлеген ачу. Фонд эш­чәнлегенең төп юнәлеше – татар гаиләсенә хас иң яхшы сыйфатларны саклап калу, аларны заманга яраклаштыру. 

– Фонд республикабызда, Рәсәй киңлекләрендә, чит илләрдә 15 елдан бирле эшләп килә. Тырышлык таләп итә торган күркәм хезмәтебез Тәтештә дә дәвамлы булсын иде, – диде Миләү­шә Хафиз кызы әңгәмә ­барышында.  

Ш. Мәрҗәни исе­мен­дәге мәдәният үзәге җи­тәкчесе, БМОның бәйсез эксперты Фәридә Хуҗина да үзенең эш­чәнлеге хакында сөйләде. 
– Үткәннәрне, тарихыбызны, шәҗәрәбезне белсәк – киләчәгебез бар. Без сезнең белән бик теләп бердәм эш алып барырбыз, дип өметләнәм, – диде Фәридә Йосыф кызы.   

Шулай итеп, Тәтеш­тә дә Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтима­гый фондының филиалы оешты. Түгәрәк өс­тәлдә катнашучылар аның җитәк­чесе итеп бертавыштан Рима Сафи­уллованы сайлап куйдылар һәм үз­лә­ренең фикерләрен, те­­ләк-тәкъдимнәрен ­бел­дер­деләр.     

“Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында оештырылып, 2006 елда РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән. Фонд рухи-әхлакый, милли-мәдәни һәм гаилә традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау; мөстәкыйль мәдәниятне, гаиләнең сәламәт яшәү рәвешен саклау һәм үстерү; үрнәк татар гаиләләренә ярдәм итү юнәлешендәге эшчәнлекне алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев