Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Туган телдә файдалы чаралар уздыралар

Тәтештәге 2нче мәктәптә һәр ел саен апрель азагында татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге уза.

(Тәтеш, 20 май, "Тәтеш танңары"). – Бу чарага алдан план төзелә, эшлисе эшләр барлана, – ди мөгаллимә Гөлия Нәфигыйна. – 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде, шуңа күрә туган телдә чаралар башка елларга караганда да күркәмрәк һәм ешрак була. Туган телне (татар) мәктәбебездә өч туган тел укытучысы укыта, алар һәрберсе үз эшенә иҗади якын килә.  

Гөлия Әмин кызы әйтүенчә, укытучылар башка милләт балалары белән төрледән-төрле чаралар үткәрәләр. 2 “А” сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Гөлия Нәфигыйна) татар халкының “Карга боткасы” бәйрәмендә татарча җырлар башкарганнар, биегәннәр, шигырьләр сөйләгәннәр, соңыннан җыелып тәмле боткадан авыз иткәннәр. “Тукай язы” бәйрәмендә 1, 4, 8нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Миләүшә Галиуллина) Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләгәннәр. Габдулла ­Тукай туган көнне укучылар (укытучылары Сария Фәткуллова) Тукай әкиятләре герое булып киенеп укучыларны, укытучыларны каршы алганнар, “Без татарча сөйләшәбез” акциясе үткәргәннәр. 

– Укучылар район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнаштылар, – дип дәвам итә Гөлия Нәфигыйна. – “Тукай укулары”, “Тукай язы” флешмоб­лар бәйгесендә, Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган “Туган телем – татар теле, туган илем – Тәтеш җире” тапкырлар һәм зирәкләр бәйгеләрендә югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Татар теле кабинетларында, мәктәп китапханәсендә якташ язучылар тормышы һәм иҗатына, Габдулла Тукайга багышланган күргәзмәләр оештырылды. Мәктәбебездә татар халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, телне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Туган татар телен ата-ана теләге буенча мәктәпнең 48 % укучысы өйрәнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев