Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Тукай язы

Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Келәш авылында “Тукай язы” дип исемләнгән әдәби чара узды.

(Тәтеш, 1 май, “Тәтеш таңнары”). Чара башында шагыйрьнең иҗат һәм тормыш юлын чагылдырган фотосурәтләрдән торган «Күңелгә якын шагыйрь» дигән слайд-шоу күрсәтелде, китапханәче сөйләве белән аралаштырып барды. Чарага “Риваять” Китап театры «Туган телдә сөйләшәм» дип исемләнгән театрльләштерелгән тамаша әзерләде. Тамашада мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар һәм аларның әниләре чыгыш ясадылар. Балалар һәм әти-әниләр Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Мәдәният ветераны Нәбиуллина Луиза Тимерхан кызы туган телне – Тукай телен саклап калуның әһәмияте турында сөйләде. 
Чараны “Тукай язы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәмамлады. Анда Г. Тукай китаплары һәм бөек шагыйрь турында замандашларының язмалары, истәлекләре  тәкъдим ителде.  Соңыннан чәй өстәле артында чарага йомгак ясалды.

фото Гөлчәчәк Гәлимова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев