Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Тылсымлы милли киемнәр дөньясында булдылар

Шәһәрнең “Башаккай” балалар бакчасында ТРда Туган телләр һәм халык­лар бердәмлеге елы кысаларында тематик чара узды.

(Тәтеш, 7 август, "Тәтеш таннары"). Тәтеш районында гасырлар буена төрле халык вәкилләре: рус, татар, мор­два, чуваш һәм башкалар дус һәм тату яшиләр. Аларның һәрберсе үзләренең бай мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына ия. Боларның барысы да шигырьләрдә, җырларда, биюләрдә, уеннарда, мәкаль һәм әйтемнәрдә чагыла.
Тәрбиячеләр Ләйсән Каюмова һәм Оксана Мальгина халык мәдәниятендә милли костюмнарның мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм балаларга күрсәтелгән халык костюмнарының кайсы халыкка каравын әйтергә тәкъдим иттеләр.

Ләйсән Тимерша кызы татар хатын-кызының кием-салымын тәкъдим итте. Тәрбияче иң киң таралган татар орнаменты булып чәчәкле-үсемлек санала диде һәм балаларга алъяпкычны традицион милли орнамент – аппликация рәвешендәге лалә чәчәкләре белән бизәргә тәкъдим итте. Шулай ук тәрбияләнүчеләр бу чәчәкнең кайда очравын искә төшерделәр.
Балаларны чуваш костюмы да кызыксындырды. Алар аның состав өлешләре белән таныштылар һәм киемдә ак төснең аерым роль уйнавын ачыкладылар. Оксана Николаевна балаларның игътибарын хатын-кызлар баш киеме – тухьяга юнәлтте, аның үзенчәлекләре турында сөйләде. Тәрбиячеләр балалар белән бергә аны көмеш төскә буялган кәгазь тәңкәләр белән бизәделәр. Балалар тәңкәләрне бик тырышып ябыштырдылар, чөнки баш киемендә алар билгеле бер урын алып тора. Ә әлеге бакчага йөрүче Настя Данилова чуваш телендә шигырь укыды.

Мордва костюмы детальләрен караганнан соң, педагоглар балаларның игътибарын безнең районда яшәүче ике этнос – мордва-мокша һәм мордва-эрзя барлыгына юнәлтте. Тәрбияләнүчеләр бергәләп мордва костюмы кигән ир-ат һәм хатын-кыз сурәтләнгән тематик пазл җыйдылар. Мордва костюмыннан киенгән урта төркемдә тәрбияләнүче Даша Ванюхина: “Миңа костюмдагы кызыл төс ошый, бигрәк тә бүректәге помпоннар, күлмәге бик матур”, – диде.
Педагоглар рус кос­тюмында һәм аның бизәк­ләрендә тулаем нәсел, аның шөгыль­ләре, гореф-гадәтләре һәм гаилә вакыйгалары турында символик мәгълүмат салынган, дип билгеләп үттеләр. Хатын-кызлар костюмының төп элементы булып сарафан тора, ә ирләрнеке – чигүләр,  төймәләр, аппликацияләр белән бизәлгән күлмәк.
Чараның азагында балалар милли киемнәрдән киенеп, артистларча киемнәрнең матурлыгын, үзенчәлеген күрсәттеләр.
– Без тәрбияләнүчеләрне милли кием аның аерылгысыз өлеше булган халык мәдәниятенә җәлеп итеп, без буыннар тарафыннан тупланган бай тәҗрибәне, гореф-гадәтләрне, кыйммәтләрне сак­лыйбыз, бу ахыр чиктә һәр баланың шәхесен үстерүгә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте балалар ­бакчасы мөдире Ольга ­Похлебкина.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев