Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Яшь хатын су алырга барган

Тәтеш районының рус авылларында, шул исәптән Монастырскийда, яшь хатынның суга йөрү йоласы озак еллар дәвамында сакланган, ул туйның икенче яки өченче көнендә үткәрелгән.

(Тәтеш, 14 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). ­Монастырскийда яшь хуҗабикәгә көн саен суга йөрү өчен, аңа иренең кыз туганы коега яки чишмәгә бару юлын күрсәткән. Суга күңелле итеп һәм шау-гөр килеп, җырлар һәм төрлечә киенгән кешеләр белән барганнар. Бер чиләк суны кияү яшәгән йортның капкасына сипкәннәр, ә икенче чиләктәге су өйдәге кирәк-яраклар өчен ­кулланылган. 

Әлеге йола һәрвакытта күршеләр катнашында үткәрелгән, бу алар белән яшьләрне якынайткан. 

Кайбер рус авылларында яшь хатын, чиләккә су алганчы, башта коега яки чишмәгә күмәч кисәкләре яки ниндидер үзенең бүләген (билбау, зәркән әйбере) салган. Кыз чиләк белән суны өенә берүзе яки иренең кыз туганы белән бергә алып кайтырга тиеш булган, ә күршеләре, ул көянтә белән кайткан арада, сулы чиләкне селкетергә яки бөтенләй әйләндереп капларга тырышканнар, һәм шуңа берәр төрле әйбер алмыйча, ­тынычланмаганнар. 

Антонида һәм Александр Тимариннар 1975 елның 23 июлендә өй­­­­ләнешкәннәр.
– Мин Башкортстанда туып-үстем, бездә мондый йола юк иде, минем бу хакта беркайчан ишеткәнем дә булмады, шуңа күрә бу йола минем һәм дусларым өчен көтелмәгән хәл булды. Чишмәгә каенсеңелем белән бардым, ике чиләк су алып кайттык. Бер чи­ләктәге суны ­капкага сиптек, ­икенчесенекен чәйнек­кә салдык, – дип сөйли ­Антонида ­Михай­ловна.

Галина һәм ­Андрей Мои­сеевлар 1985 ел­ның 12 июлендә туй ­уздырганнар.
– Мин Киртәледән, яшьләрнең туйдан соң суга баруы турында кияүгә чыкканчы берни дә белмәдем. Тантананың беренче көнендә яңгыр койды, туй машиналары пычракта батып калды, аларны тракторлар белән тарттырып чыгардылар, без Монастырскийга кайтып җиткән арада инде ялтырап кояш чыкты, – дип искә төшерә Галина Исаковна. – Йоланы туйның өченче көнендә үткәрдек. Иремнең кыз туганы миңа, яшь хатынга, кайдан су алып кайтырга кирәклеген күрсәтте. Коега шау-гөр килеп һәм күңелле итеп бардык. Алып кайткан суның бер чиләген кияүнең дус­ты, туйда төп алып баручы авыз итеп карады һәм “Юк, тәмле түгел” дигән сүзләр белән аны капкага сипте. Икенче чиләктәгесен эчте дә “тәмле” диде. Бу яшь киленнән үзенә бер төрле шаяртып алу булды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев