Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Җыр һәм биюләр, уеннар һәм әкиятләр

Федоровка авылы җирлегенең үзешчән артистлары район күләмендә милли мәдәният фестивале кысаларында уза торган чираттагы иҗат отчетында үз осталыкларын күрсәттеләр.

Удельное Нечасово авылы мәдәният йортында бу кичне бәйрәм рухы хөкем сөрде. Рус гүзәлләре һәм күркәм ир-егетләр кунакларны, якташларын ягымлы елмаеп каршыладылар. Любовь Иванова белән Татьяна Потапова өстәл янында кул эшләре белән шөгыльләнеп утырдылар һәм үз тәҗрибәләрен бик теләп уртаклаштылар. Залда гаҗәеп күргәзмә бизәлгән. Мини-музей – авыл йорты күренеше игътибарны аеруча да җәлеп итте. Балалар да, өлкәннәр дә борынгы көнкүреш әйберләрен: чуеннарны һәм табагачларны, тукылган паласларны, чигелгән һәм бизәкләп эшләнгән челтәрләрне, җеп эрләгечләрне кызыксынып карадылар. Әлеге тарихи урын янәшәсендә барысы да истәлеккә фотога төштеләр.
– Үткәндәге тарихка кагылу аркылы менә шулай итеп Россиягә, халык иҗатына мәхәббәт уяна, – дип билгеләп үтте кунакларның берсе. Алып баручы Ирина Кулумбегова әлеге фикерләрне дәлилләгәндәй, “Авылым минем – син Россиянең бер тамчысы” дигән концерт  программасы башланыр алдыннан болай диде: “Ата-бабаларның йолаларын кадерләп саклыйбыз, ә иҗат безне бергә җыя”. 
“Гармония” вокаль ансамбле чыгышы тамашачылар өчен беренче бүләк булды. Киң күңелле һәм артистлык осталыгы белән аерылып торган якташларын тамашачылар “Ә мин авылымны яратам” җырын башкарганда көчле алкышларга күмделәр.
Элекке вакытта һәр авылда үзләренең аулак өйләре булган, анда яшьләр үзләрен күрсәтер һәм башкаларны күрер, шаян такмаклар җырлар, рәхәтләнеп күңел ачар өчен җыелган. Сәх­нәдә менә шундый аулак өй күренешен күрсәттеләр дә инде. Мәдәният хезмәткәрләренең һәм Федоровка башлангыч мәктәбе вәкилләренең бердәм иҗат эшчәнлеге ихластан сө­ендерде. Артистлар матур итеп җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, әкиятләр һәм уйдырмалар сөйләп, җирлектә матур гадәтләрне саклауларын, рус фольклорын белүләрен тагын бер кат дәлилләделәр.
Елена Пантелеева белән Ирина Морозованың дуэты кабатланмас тавышлары, бертигез матур яңгырашы белән аерылып торды. Алар башкарган аерым җырлар да йөрәкләргә үтеп керде. “Импульс” бию дуэты да үзенең дәртле хәрәкәтләре белән җәлеп итте. Татьяна Прутскова белән Мария Хмельникова бик үзенчәлекле итеп биеделәр. Артем Горловның дебюты уңышлы чыкты. Ә менә җирлектә яшәүчеләр Федоровка ФАПы фельдшеры Гөлшат Биктимерова чыгышыннан башка бер генә концертны да күз алдына китерә алмыйлар. Гөлшат Фәрук кызы туган телдә Габдулла Тукайның “Милли көйләр” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде.
Татьяна Потапова белән Наталья Прутскова уйнаган шаян күренешне залдагылар көчле алкышлар белән кабул итте. Ватан, табигать, туган як турында яңгыраган җырлар һәм шигырьләр күңел кылларын тибрәтте.
Район башкарма комите­ты­ның мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин вакыйганың хис-тойгыларга бай булуын билгеләп үтте.
– Чарага әзерләнү, үзеш­чән­нәрнең һәрбер чыгышы – ул гаять зур хезмәт, яңа мөм­кинлекләр ачу, – диде Юрий Викторович. Аның әйтүенчә, программа бай эчтәлекле итеп ­оештырылган.
Авыл кешеләре рус йолала­рының матурлыгын һәм зирәк­леген сәхнәдән күрсәтеп, моңлы тавышлары, матур номерлары белән сокландыра, яшь буынның талантын һәм сәләтен ача алдылар.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X