Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Үзәк китапханәдә семинар узды

    25 февраль көнне үзәк китапханәдә “Хәзерге шартларда халык мәдәниятләрен саклау һәм үстерү буенча китапханәләр эшчәнлеге” темасына семинар узды.

    (Тәтеш, 28 февраль, «Тәтеш таңнары»). Үз чыгышында методик-библиография бүлеге мөдире Н.А. Арисова туган якны өйрәнүнең бүгенге көндә төп юнәлешләрнең берсе булуын, китапханәләрнең туган якны өйрәнү эшчәнлеге методлары һәм формалары, аның үсеше һәм бурычлары турында сөйләде, эшне яхшырту буенча киңәшләр бирде, район китапханәчеләренең бурычларын билгеләде. Бу - мәдәни мирасны саклау, мәгълүмат туплау, туган якны өйрәнү тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату. Нина Александровна китапханәләрнең мәктәпләр, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз эш алып бару кирәклеген күрсәтте.

    Урюм авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Т.М. Куркова мордва мәдәниятен үстерү һәм саклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

    Семинар барышында “Туган як йөзе күп төрле” дигән күрсәтмә чара – библиофест күрсәтелде. Өстәмә итеп “Китап битләрендә халык мәдәнияте” дип исемләнгән китап-иллюстратив күргәзмә эшләде.

    Әәдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Е.К. Чугунова туган якны өйрәнү фонды, төрле халыкларның телләрендәге әдәбият турында сөйләде.

    фото: tetushi.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: