Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Зур Әтрәч мәктәбе  укучылары туган тел  турында шигырьләр  язганнар

Аларны гәҗит укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

(Тәтеш, 12 март, «Тәтеш таңнары»). Зур Әтрәч мәктәбе укучылары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан туган тел турында шигырьләр язганнар.


Туган телем – әни теле,
Туган телем – татар теле.
Мин бик рәхмәтле туган телемә.
Мин горурланам туган тел белән.
Чөнки мин – татар кызы,
Әби-бабам, әти-әни – татар.
Безнең нәсел гомер буе
Туган телебезне саклар.
Әдилә Хәмитова

Туган телем – татар теле.
Яратам мин туган телемне.
Аның аша белем алам,
Өйрәнәмен башка телләрне.
Әминә Хәмитова
 
Татар теле – минем туган телем,
Атам-анам гомер иткән тел.
Бала чактан бишек җыры белән
Татар халкын кеше иткән тел.
Артур Сапаров

Минем туган илем – Татарстан, 
Чишмә сулары тәмле.
Урман, кырлар, болыннары –
Һәммәсе дә бик ямьле.
Туган ил һәм туган тел – 
Алар безгә һәрчак кирәк.
Туган телеңне онытма!
Туган тел безгә терәк.
Зилә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев