фото
Бидәңге авыл җирлегендә гражданнар җыелыш үткән
Бидәңге авыл җирлеге башлыгы Рамил Хөсәеновның гражданнар җыенында ясаган отчетыннан ишетеп белгәнчә, узган елгы бюджет тулысынча үтәлгән, шулай ук авылның барлык социаль объектларының өзлексез эшләве яхшы оештырылган. Җирлекнең бердәнбер торак пунктында – Татар Бидәңгесендә 300 кеше яши, шуның 137се – эшкә яраклы. Рамил Минвәли улы мәгълүматлары буенча, бидәңгелеләрнең йорт хуҗалыкларында үрнәк тәртиптә 172 мөгезле эре терлек, 37 сыер, 135 яшь терлек, атлар асрала, дүрт йортның үз тракторы бар. Сыерларның баш санын саклап алу өчен, үткән ел авыл кешеләре азык сатып алуга дәүләт ярдәмен субсидия белән алганнар һәм алга таба шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен 630 мең сумлык ташламалы кредитлардан файдаланганнар. Авылда гаилә мини-фермасы төзелгән. Бидәңгелеләр гражданнарның үзара салым программасында да актив катнашалар, җыелган акча территорияне төзекләндерүгә һәм юлларны ремонтлауга юнәлтелгән.
Галерея
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев