Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Федоровка авыл җирлегендә гражданнар җыелыш үткән

30 января 2019, 22:28

783

0

0

Составына 5 торак пункт кергән Федоровка авыл җирлегендә яшәүчеләр белән күптән түгел җыелыш булды. “Эшкә яраклы кешеләрнең төп өлеше “Содружество” ҖЧҖ хуҗалыгында хезмәт куя. Авыл кешеләренең күпчелеге шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара, аларга бу юнәлештә субсидия­ләү дәүләт программалары ярдәмендә алынган 322000 сум да булышлык иткән. Үзара салым акчасына узган елда урам юлларын ремонтлаганнар, энергияне аз сарыф итә торган яктырткычлар сатып алдык”, – дип хисап тотты авыл кешеләре алдында җирлек башлыгы Марина Никонорова. – Җирлек бюджеты үтәлде, “Содружество” авыл хуҗалыгы предприя­тиесе ярдәмендә территорияләрне төзекләндерү белән даими шөгыльләнәбез, шуңа да яшәүчеләрнең барысы исеменнән рәхмәт белдерәм”. Җирлектә башлангыч мәктәп, ике почта бүлеге, өч мәдәният йорты, һәм шулкадәр үк ФАП, китапханә бар. Марина Юрьевна әйтүенчә, җирле үзидарә җитәкчелеге тарафыннан даими рәвештә шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү, документлар рәсмиләштерү, чүп-чарны чыгарып түгү мәсьәләләре уздырыла. Ул шулай ук җирлекне төзекләндерүдә фельдшерлар, мәдәният йорты директорлары, укытучылар, китапханәчеләрнең өлеше зур булуын билгеләп үтте, биредә яшәүчеләрне шундый ук активлыкка чакырды. “Содружес­тво” ҖЧҖның баш агрономы Әхмәт Галәтдинов хуҗалыкның эшчәнлеген анализлап, әлеге җирлектә яшәүчеләрнең хезмәт сөючәнлеген, шулай ук хезмәттәге югары нәтиҗәлелекләрен аерым әйтеп, авыл хуҗалыгы производствосы ал­дынгыларын истәлекле бү­ләкләр белән сөендерде. Авыл кешеләре җитәкчелеккә су үткәргеч линиясенә, аңа проект-смета документы тулысынча әзер, ремонт ясау­ны тизләтү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов авыл халкына 2018 елда районның үсеш нәти­җә­ләре турында сөйләде, ирешел­гән нәти­җә­ләргә районда яшәүче һәр­кемнең, шул исәптән Федоровка җирлеге эшчәннәренең дә, актив ярдәмендә мөмкин булуын билгеләп үтте.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X