Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Нармонка авыл җирлегендә гражданнар җыелыш үткән

30 января 2019, 22:25

770

0

0

Нармонка авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен оешмалар, район башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, җирле үзидарә җитәкчелеге белән мөһим мәсьәләләр буенча шу­шы көннәрдә узган җыелыш әңгәмә рәвешендә үтте. Авыл кешеләрен Нармонка мәктәбенең ремонтлануы, яңа мәдәният йортындагы чаралар, урам юлларының һәм урам яктырткычлары системасының ремонтлануы сөендерә. Аларны шулай ук эшкә урнашу, авыл хуҗалыгы эшләренең урып-җыю барышында юл өслеген саклау мәсьәләләре борчый. Очрашу вакытында җирлекләрдә яшәүчеләргә консультация ярдәме дә күрсәтелде. Җирлек башлыгы Тәлгать Хәкимов якташлары алдында узган елда башкарылган эшләр хакында хисап тотты, җирлек бюджетының үтәлүен ассызыклады, территориядә үзара салым программасын тормышка ашыру буенча барлык чаралар гражданнар кабул иткән карарлар нигезендә үтәлгән. Җирлектә шәхси ярдәмче хуҗалыклар да үсә, мөгезле эре терлекләр саны арта, почта элемтәсе бүлеге, кибетләр эшли, территорияләр төзекләндерелә.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X