фото
Олы Тархан авыл җирлегендә гражданнар җыелыш үткән
“Олы Тархан авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар яхшы темплар белән үсә, терлекләрнең баш саны арта, өч мини-ферма, крестьян-фермерлык хуҗалыклары эшли, аларга ярдәмгә республика максатчан программасы буенча 975 меңгә якын акча бүлеп бирелде”, – диде җирле үзидарә башлыгы Әнсар Айзатуллов гражданнар җыенында чыгыш ясаган отчетында, җирлек составына 4 торак пункт керә һәм 1247 кеше яши. – Әмма моның белән бергә, демографик хәл борчуга сала: бездә 2018 елда 3 сабый туды, 30 кеше вафат булды”. Әнсар Мидехәт улы мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчасы, участок хастаханәсе хезмәткәрләренең, “Татарстан” агрофирмасы җитәкчелегенең җирлекне төзекләндергән вакытта актив эшләүләрен билгеләп үтте. Ул үзара салым программасы буенча планны үтәү – юллар ремонтлау, урам яктырткычлары сатып алу һәм алыштыру хакында тулысынча сөйләде, барлык нәтиҗәләр күз алдында булуын билгеләп үтте. “Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм КФХларда терлекләрнең баш санын арттыру, урам юлларын, обелискны ремонтлау, чишмәләрне төзекләндерү, буаларны торгызу, видеокүзәтү системасы сатып алу һәм урнаштыру 2019 елда безнең төп бурыч булып тора”, – дип йомгаклады үзенең чыгышын Әнсар Мидехәт улы.
Галерея
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев