Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районы авылларында каз өмәсе гөрли

    83
    0
    0

    Келәштә Гөлчәчәк һәм Рәшит Галимовлар йортында эш кайнады һәм матур җырлар яңгырап торды. Биредә өлкәннәр зирәк киңәшләрен бирде, яшьләр җәлт итеп каз йолкыды, эч-башларын чистартты, ә балалар апа-абыйлары, әти-әниләре өйрәткән эшләрне башкардылар, йортның тоткасы, хөрмәтле кешесе Равил бабай үрнәгендә май канаты (җирле халык аны дүгәч дип йөртә) ясадылар, борынгы йоланың һәр күренешен кызыксынып күзәттеләр, Олылар белән бергә Каш кизләвенә казларны тагын бер кат салкын суда "йөздереп" алу күренешендә катнаштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: