Тәтешлеләргә "Күпьяклы Татарстан" күчмә фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде
Проект республика халкын Татарстан территориясендә яшәүче халыклар белән таныштыру максатында үткәрелә.
Проект "2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Проект җитәкчесе Илһам Зәйнуллин "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексында гражданнарны яклау көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән аралашкан, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе эшчәнлеге турында сөйләгән һәм актив һәм иҗади яшьләрне хезмәттәшлеккә чакырган.
Нет комментариев