Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Тәтештә – яңа элеватор

23 июля 2019, 10:41

927

0

0

Тәтештәге ашлык кабул итү предприятиесе базасында яңа предприятие нибары быелның апрелендә генә оешты, әмма шушы кыска гына вакыт эчендә ремонт, төп фондларны яңарту һәм төзү буенча зур эшләр башкарылган. “Элеваторда тулы күләмдә хезмәтләр күрсәтәчәкбез: кабул итү, чистарту, киптерү, ашлыкны җибәрү һәм саклау. Төяп озату елга транспорты белән йөртеләчәк, транспорт җайланмасын алыштыру ярдәме белән төяп озатуның җитештерүчәнлеге сәгатенә 175 тоннага кадәр арттырылачак, Иранга һәм Төркиягә экспортларга ниятлибез. Кабул итү җайланмалары ремонтланды, кабул итүнең куәте тәүлегенә 1000 тоннага кадәр арттырылды. Саклау куәтен 56 мең тоннага кадәр күбәйтү күздә тотыла, шул исәптән 32 тонна бар”, – дип сөйли Идел ярындагы производство мәйданчыгында булган чакта генераль директор Рафаэль Низамов (рәсемдә).

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев